Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

"Раиф" мәчетендә кабат ифтар узды. Кемнәр килгән? (+фото)

Раиф мәчетендә узган 120 кешегə əзерлəнгəн ифтар мəжлесе бик күркәм узды.

Ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу.
Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да бар иде.

Ифтар ашы башланыр алдыннан Рәйсә Зарипова вәгазьләр сөйләде. 
- Ходай ризалыгы өчен үткәргән ифтарлары кабул булсын. Күргәнегезчә, табыннар сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Ифтар ашын үткәрүчеләрнең тоткан чыгымнары да  үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик, вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк, – диде ул.

Хәзерге вакытта авылларда да, район үзәгендә дә мәчетләргә картлар гына түгел, яшьләр дә күп йөри. Димәк, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләребезнең дәвамчылары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев