“Раиф” мәчетендә үткән Ифтарда нинди кунак катнашкан (+фото)
5 июнь көнне ир-егетләр, 6сында хатын кызлар өчен Балтачның "Раиф" мәчетендә Ифтар мәҗлесе үткәрелде.
5 июнь көнне мул табыннар артына 120 ир-ат җыелды. Казаннан килгән, Корьән хафиз, Ильяс хәзрәт, Корьән укыды, вәгазь сөйләде.
Икенче көнне исә 150 хатын-кыз авыз ачты. Рәйсә Рамилевнаның матур вәгазьләрен гүзәл затларыбыз сулыш алырга да куркып, бик бирелеп тыңладылар.
Шушы мәҗлескә өлеш керткән бар кешегә дә рәхмәтле Ифтарда катнашучылар.
- Мондый Ифтар мәжлесләре ешрак булып торсын иде. Күпме мөселман, шушы бәйрәмдә кардәшләре белән очраша, - ди Ифтар мәҗлесендә катнашкан Роза Шакирова.
Шунысын ассызыклап узарга кирәк, "Раиф" мәчетендә вәгазь кичәләре, дини укулар, балалар өчен лагерьлар даими оештырыла. Кыскасы, райондашларыбызны Ислам диненә якынайту өчен күләмле эшләр башкарыла һәм бу әлбәттә мактауга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев