Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Раиф мәчетенең ак яулыклы апалары

Электән татар хатын-кызларының киемендә аны башкалардан аерып торган күркәм үзенчәлеге булган

 Ул – ак яулык. Ак төс, сафлык, пакълык, чисталык төсе. 
Яулыкны бәйләгәндә дә үзенең үзенчәлеге булган. Хәзер урамнардагы олы яшьтәге хатын-кызларны яулыксыз, ә инде кайбер мөселман татар әбиләрен һәм апаларын яшел, кара, зәңгәр, кызыл яулыклардан күрәсең. Кая сез, ак яулыклы матур әбиләр һәм апалар? Әйдәгез, яулыкларны үзебезчә, татарча матур итеп бәйлик. 
Күренекле татар мөгаллиме, тарихчы Каюм Насыйри үзенең “Сайланма әсәрләр”ендә болай дип яза: “Гомумән, татар мөселман хатын-кызлары яраталар бигрәк ачыграк, матуррак булганны. Бәгъзе мөселманнар бар чем-кара киемне мәкруп күрәләр”. 
Шулай ук күренекле шәхес, мөселман галиме, яучы, мөгаллим Шиһабетдин Мəржанинең бик күркәм сүзләре бар: “Милләтне өч әйбер саклый: тел, кием, гореф-гадәт”, дигән ул. Димәк, үзебезнең татар галиме дә киемне икенче урынга куеп, аның милләт өчен бик зур игътибарга лаек итеп күрсәткән. 
Рамазан аенда Раиф мəчетенең әби-апалары һәм яшь мөселман хатын-кызлары бу хакта сөйләшеп, милләтебезнең бу гореф-гадәтләрен торгызырга булдылар. Тәравих намазларына барысы да ак яулыктан йөриләр. 
Яулыкларыбыз ак булган кебек күңелләребез дә пакъ булсын иде. 


Фәридә Сафиуллина 
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар