Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан ае дәресләре

Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның уразасы азагына якынлаша. Бу ай безне бик күп нәрсәләргә өйрәтте.

Тәкъвалык

Рамазанның максаты кешеләрне тәкъвалыкка өйрәтү. Тәкъвалык – ул Аллаһның кушканнарын үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу. Ә ураза аенда ураза тотучы Аллаһның кушканнарын үтәде – уразасын тотты. Һәм шул уразаның савабын саклар өчен хәрамнардан тыелды. Әгәр дә теләсә, ул кеше күрмәгәндә ашый да, эчә дә алыр иде, ләкин Аллаһтан курку аны ул эштән тыйды. Һәм ул уразасын кимчелексез башкарырга тырышты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык”.

Шуңа күрә, газиз дин кардәшләрем, без Рамазан аенда Аллаһтан курыкканбыз икән, башка айларда да Аннан куркырга, Аның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга тиеш.

Сабырлык

Барыбыз да белә: тормыш итәр өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе – сабырлык. Дин тотар өчен дә, Аллаһка итәгать итәр өчен дә сабырлык кирәк. Рамазан ае безгә сабырлык дәресен бирде. Ураза тотучы, көне буе Аллаһ ризалыгы өчен ашау-эчүдән, җенси шәһвәттән тыелып торды.

Уразасына кимчелек килмәсен дип, хәрамга карау, хәрам сүз сөйләүдән һәм ишетүдән тыелырга тырышты. Бу гамәлләр барысы да сабырлык сәбәпле башкарылды. Чөнки бу айда без үзебезнең нәфесебезне җиңәргә өйрәндек. Нәфесебез безне гел начарлыкка өстери. Аны сабырлык белән генә туктатып була. Шуңа күрә галимнәр сабырлыкны нәфеснең йөгәне дип атыйлар.

Сабырлык аны хәрам эшләрдән тыя һәм изге гамәлләр эшләргә ярдәм итә. Кешеләрнең тормышына карасак, дөнья малын кәсеп итәр өчен, алар күпме сабырлык кылалар. Нәкъ шулай ук ахирәт бәхете өчен дә сабырлык куярга – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга кирәк.

Аллаһка кол булу

Рамазан аенда ураза тоткан кеше яңадан үзенең Аллаһның колы икәнен танытты. Кызганычка, бүген әле күпчелек кеше үзләренең нәфесләренә, шәһвәтләренә кол булып яшиләр. Нәрсә тели – шуны эшли. Ә хакыйкый мөселман, алардан аермалы буларак, Рамазан аенда үзенең Аллаһка кол

икәнен күрсәтте. Аллаһның әмеренә буйсынды. Аллаһы Тәгалә аңа таң атканнан алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси шәһвәттән тыелырга кушты һәм ул тыелды, Аллаһның кушканын үтәде.

Аллаһка кайту

Хәзер күп кеше мин Аллаһка ышанам, дип дәгъва кыла, ләкин гамәлендә аның ул ышануының әсәре дә күренми. Чөнки гадәттә кеше бер әйбернең булганын белсә һәм аның һичшиксез булачагына ышанса, ул шуңа әзерләнә. Әйтик, барыбыз да кышка алдан әзерләнә башлыйбыз, кирәк-яракларны алып, кирәкле эшләрне эшләп куябыз, чөнки кыш киләсен беләбез һәм ышанабыз. Нәкъ шулай ук, әгәр без Аллаһка иман китереп, үлгәннән соң терелүгә ышанабыз икән, аңа да әзерләнергә кирәк. Ә анда без үзебез белән акча да, мал да алып китә алмаячакбыз, фәкать изге гамәлләр генә. Менә Рамазан аенда без Аллаһ яраткан иң изге гамәлләрнең берсен эшләдек, фарыз булган Рамазан уразасын тоттык.

Ләкин безнең кыямәт көнендә иң беренче соралачак гамәлебез бар. Ул – намаз. Намаз ислам диненең икенче баганасы булып тора. Һәм без аны барыбыз да ныклап торгызырга тиеш. Кайбер олы яшьтәге әби-бабайлар, 60-70 ел бу дөньяда яшәп, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне кулланып, һавасын сулап, суын эчеп тә, намазга басмыйлар, Аллаһка сәҗдә кылырга ашыкмыйлар. Хөрмәтле дин кардәшләрем! Намазга басарга, изге гамәлләр кылырга ашыгыйк, чөнки гомер бик кыска. Кайчан Аллаһка кайтачагыбызны белмибез, барыбыз да бу дөньядан китәчәкбез, шуңа соңга калмыйк, әзерләник. Аллаһ Раббыбыз барыбызга да ошбу изге Рамазан аеннан соң да Үзенә итәгать итеп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә һәм ике дөнья бәхетенә ирешерлек тормышлар насыйп итсен!

Равил хәзрәт Бикбаев,

якташыбыз, Казан шәһәренең Әмәт мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан