Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Үзенең рәхмәте белән Аллап Раббыбыз быел да без - мөселманнар сагынып көткән изге Рамазан аена аяк басып, үзе йөкләгән фарыз уразаларыбызны тота башларга насыйп итте. Кайберәүләр көннәр эссе дип борчылып торалар иде, Аллап Тәгалә Үзенең рәхмәте белән Рамазан аена көннәрне дә бераз сындырды.

Һәр ураза тоткан кеше, бигрәк тә шушы җәй айларында, Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә өйрәнә. Уразалы кеше агач башларында кызарып пешкән алмаларга да башка күз белән карый - шушы нигъмәтне бирүче Раббысына күңел түреннән чыккан тирән шөкерләрен белдерә. Раббысының һәр мизгелдә үзен күзәтеп торуын белү кеше күрмәгәндә аны бу алманы алып кабудан тыя. Менә шулай ураза аша Аллаһ бездә үзенең безне һәрчак күзәтеп торуын исебездә тоту һәм үзенә шөкер итү хисен тәрбияли. Күп кенә кешеләр Рамазан аенда ураза тотулары нәтиҗәсендә хисапсыз нигъмәтләрне бирүче Аллаһка шөкер итәргә бурычлы булуларына төшенәләр. Һәм бу айда алар Аллаһка хакыйкый шөкер итүчеләрдән булу өчен ураза тоту белән генә чикләнмичә, намаз укырга да өйрәнәләр, мәчетләргә дә йөри башлыйлар.
Рамазан аенда кичләрен мәчеттә укыла торган тәравих намазы да мәчеткә йөри башларга форсат булып тора. Һәммәгезне дә ястү намазы вакытында (якынча 22 сәгать 30 минутта) көн саен Раиф һәм үзәк мәчетләргә тәравих намазларына көтәбез. Вәгазьләр тыңлап, күңелләрегез тынычланып, җаныгызга рәхәтлек алып кайтырсыз.
Балтач үзәк мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250