Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан аеның соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере

Рамазан аен ел буе сагынып көтсәк тә, газиз кардәшләрем, изге көннәр сизелми дә үтте. Көн арты көн килеп Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга сарыф итә.

Тоткан ураза калебне йомшарта, торган кыямнар сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итагать кыла, тел зикер итә, җан уйлана, гыйбрәт ала. Олуг кунакның китәр вакытлары җиткәч, кадере арта. Ул көннәрдә иман әһеленең изгелекләре өстәлә, "Рәхмәтенә ирешермен, гөнаһымнан пакъләнермен, уттан котылырмын"-дигән өметләр арта. Гайшә р.г. әйтә: "Аллаһының илчесе Рамазанның ахыргы ун көнендә, башка көннәренә караганда ныграк иҗтиһад күрсәтте." (Мөслим). Мәшһүр галим Хәсән Әл-Бари әйтә: "Рамазанның ахыргы ун төне җитсә, Аллаһының илчесе с.г.в. төннәрен намазда үткәрде, гаиләсен уятты. Гыйбәдәттә аеруча зур тырышлык күрсәтте һәм изәрен (чалбарын) катырак бәйләде". Аллаһының илчесе Рамазан аеның ахыргы ун төнен мәчеттә үткәрде һәм : "...Кадер төнен, Рамазан аеның ахыргы ун төнендә эзләгез",-диде. (Бохари һәм Мөслим) Әйе, Рамазанның ахыргы ун төне, безгә башына таҗ кигән Кадер төнен алып килә. Ул төн чын мәгънәсендә күп кенә бөек вакыйгаларны үз эченә алган. "Дөреслектә Без аны (Коръәнне) Кадер төнендә иңдердек. Кадер төне мең айдан да хәерлерәктер. Ул төнне Аллаһының теләге илә барча әмерләр белән фәрештәләр һәм Рух (Җәбраил) иңә. Ул таң беленгәнче иминлектер".
РАМАЗАННЫҢ СОҢГЫ УН КӨНЕ
(Кадер сүрәсе). Бу төн Аллаһ каршында иң кодрәтле һәм иң хөрмәтле төндер. Кадер төнендә, ел әйләнәсенең язмышы тәкъдир кылына. Аллаһ Тәгалә әйтте: " Ул төндә һәрбер хикмәтле эш бүленә". (Дүхан 4). Бу төндә Аллаһ үз колларына тагын да мәрхәмәтлерәк, тагын да рәхимлерәк, тагын да юмартрак була. Бу төндә кешеләрнең яшәү энергиясе күпкә арта торган була.
КАДЕР ТӨНЕ КАЙЧАН БУЛА?
Шиксез, кадер киче һәр елның Рамазан аенда була. Әмма бу айның кайсы вакытында булуы сер булып кала. Бу мәсьәләдә галимнәр төрле фикердә. Берәүләре Кадер төнен 21 көнендә, икенчеләре 23, 25, 29 диләр. Күбесе 27 дигән фикердә. Пәйгамбәребез с.г.в. мөбарәк, мөкатдәс төнне соңгы ун төннән эзләде. "Кадер төне-Рамазанның ахыргы ун төнендә. Кем Аларны уяу үткәрә, Аллаһ аның кылган һәм кылачак гөнаһларын кичерә. Бу да так санлы төндә. Тугызынчы, җиденче, бишенче яки өченчесендә". Әмма кайбер галимнәрнең фикеренчә, кадер кичен Рамазан аеның һәр төнендә уяу булып, гыйбәдәтләр кылып, догада булып эзләү хәерлерәк.
КАДЕР ТӨНЕНЕҢ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Кадер төненең галәмәтләреннән, ул якты ай кебек, саф, нурлы тыныч, имин, салкын да, эссе дә түгел, бу кичтә явым-төшем булмас. Һәм ул төнне бер йолдызга да атарга хәләл түгел". "Ул көннең кояшы нурсыз, тулы ай кебек. Шайтанга ул көнне кояш белән чыгарга хәләл булмый". Бу кичнең, башка кичәләрдән аермалы буларак, үзенең махсус нуры бар.
КАДЕР КИЧЕН НИЧЕК КАРШЫЛАРГА?
Кызганыч, бүген без яңа елны ничек каршы алырга икәнен беләбез, ә мең айдан да хәерлерәк булган кадер кичен
ничек үткәрергә белмибез. Әлбәттә, бу төнне позитив фикер белән каршы алырга кирәк. Аллаһ без сораган һәр әйберне бирергә кодрәтле, шуны онытмыйк. Үзебезнең догаларыбызда, эшләребездә Аллаһның рәхмәтенә өметле булу ләзем. Гайшә р.г Пәйгамбәребездән с.г.в.: " Кадер төненә ирешсәм, нәрсә дип әйтим?" - дип сорагач, Ул с.г.в. : "Аллаһүммә иннәкә Гафүввун түхиббуль гафвә фәгфу гаҗим - дип әйт" - диде. (Тирмизи)
ГАЕТ НАМАЗЫ
Шәүвәлнең беренче көне гаед-фитр көне - ураза гаете. Рамазан рузасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көндер. Бу көндә имамга кушылып, гает намазын уку һәр мөселманга тиештер. Рамазан гаете намазына барганда, юлда тыныч тавыш белән тәкъбир әйтеп бару күркәм гамәлдер. Бәйрәм намазы үзе ике рәкәгатьтән тора һәм аерым-аерым түгел, ә бергәләп- җәмәгать белән укылыр. Беренче рәкәгатьтә, «Сөбхәнәкә» укылганнан соң, куллар өч тапкыр колакларга күтәрелә. Беренче һәм икенче мәртәбә куллар ике якка төшерелә, ө өченчесендә кендек астында тоташалар. Шуннан сон, «Фатиха» һәм өстәмә бер сүрә укыла. Соңыннан рөкүгька һәм сәҗдәгә кителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250