Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Рамазан сезнең өчен нинди ай? Нинди уй-теләкләр белән каршылыйсыз?», дип райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек

Рамазан ае алдыннан без райондашларыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. «Рамазан сезнең өчен нинди ай? Нинди уй-теләкләр белән каршылыйсыз?» Түбәндә аларның җаваплары белән таныша аласыз.

Фаяз әфәнде - Балтачтан, 56 яшьтә:
- Көтеп алган ай. Узган ел көннәр эссе, озын дип тормадым, 2 атна ураза тоттым. Быел да әзерләнеп торам. Алдан ук ниятләп килсәң, ураза тотуның бер авырлыгы да юк.
Миләүшә ханым Габдуллина - Балтач. Хезмәт ветераны:
- 1992 елдан бирле бер дә калдырмыйча ураза тотам. Аны ел саен көтеп алам. Ә ураза беткәч нигәдер күңел тула. Тәнгә, күңелләргә җиңеллек бирә торган ай үтеп тә киткән икән ич дисең. Гаиләдәгеләр дә минем ураза тотуымны дөрес аңлап, һәрьяклап теләктәшлек күрсәтәләр.
Ирек Фатыйхов - җырчы:
- Кечкенәдән мәчеткә йөреп үскәнгә, Рамазан безнең өчен бәйрәм кебек көтеп алган ай. Гаилә белән сәхәргә тору, кичен бергәләп авыз ачулар - бу бит Рамазан аенда гына була торган күңеллелек. Аларның тәмен, рәхәтлеген ураза тоткан кеше генә аңлый. Шуңа күрә көннәр озын дип курыкмаска, ураза тотарга тырышырга кирәк.
Миләүшә Гарифуллина - мәгариф ветераны:
- Кемдер бу айны изге ай дияр, кемдер ел буе көттек дип әйтер. Без дә уразаларны тотып булса иде, дип көтәбез.
Рифат Зарипов - эшмәкәр:
- Рамазан - начарлыклардан тыелып тору ае булсын иде. Начарлыклар бетсә, яхшылыклар үзеннән-үзе килеп чыгачак.
Чулпан Габделганиева - җирле шагыйрә:
- Бу айда дингә, Аллаһка якынаясың, теләкләр телисең, догалар укыйсың. Үзең ураза тотмасаң да, ул күңелдән чыкмый: кунакка йөрүләрдән тыеласың, ураза тотучыларны гел истә тотасың, һәр гамәлне уйлап эшләргә, һәр сүзне үлчәп әйтергә тырышасың.
Гаптрәис Мөҗипов - Югары Шубан мәчете имамы:
- Бу айда авылда үзгә бер җанлылык сизелә. Уразага әзерләнүчеләр шактый. Бу фарыз гамәлне үтәүчеләр арасында хатын-кызларыбыз күбрәк, ир-атлар арасында да активлык сизелә. Рамазан аена кергәч мәчет эшендә дә беркадәр үзгәрешләр була. Көн саен кич ястүдән соң тәравих намазлары укыла. Бу намазга йөрүче балаларыбызның күп булуы сөендерә. Рамазан аеның яртысы узгач ел саен үткәрелеп килгән ифтар ашына да инде хәзердән үк әзерлек чаралары күрелә.
Фото: http://www.tatar-islam.com/publ/din/get_n_syjkh_t/uraza_ach_toru_gyna_tgel/9-1-0-14587

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250