Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан уразасы

Аллаһ Коръәндә мөселманнарга әмер итеп әйтте:"Әй иман китергән бәндәләр! Элекке кавемнәргә әмер ителгән кебек сезгә дә ураза әмер ителде, бәлки сез ураза тоту сәбәпле Аллаһтан куркып буйсынучылардан булырсыз".

Ураза (Руза), гарәп телендә саум дип атала, тыелып тору дигәнне аңлата.
Ә Ислам динендә: таң яктылыгы җәелгәннән алып, кояш батканчыга хәтле, ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торырга ният* кылу.
Уразаның хөкеме: һәр бәлигъ, акыллы, сәламәт мөселманга фарыз (мәҗбүри).
Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә:
1. Юлчы. Әгәр дә аның барасы җире 90 км. ераклыкта булса һәм ул анда 14 көннән дә артык тормаска карар кылса.Ул инде юлга чыгу белән мосафир хөкеменә керә.
2. Ураза тота алмаслык авыру кеше.
3.Бик карт кеше.**
4.Йөкле һәм имезүче хатыннар, әгәр дә балаларына зыян килер дип курыксалар. Хатыннарга хәез (менстурация) һәм нифас (бала тапканнан соң кан килу) вакытларында ураза тоту тыела.
Ураза тотучының савабы хакында.
Аллаһның рәсүле (сгв) әйтте: "Адәм баласының һәрбер эшләгән изгелеге ун тапкырдан алып җиде йөз тапкырга арттырылыр. Әмма Аллаһ Тәгалә әйтте: "Уразадан башка, Мин аңа аерым түләрмен, чөнки ул үзенең теләкләреннән һәм ризыкларыннан Минем ризалыгым өчен тыелып тора". Ураза тотучыга ике шатлык булыр: берсе авыз ачканда, ә икенчесе үзенең Раббысы белән очрашкан вакытта. Ураза тотучының авызыннан килгән начар ис тә, Аллаһ каршында миск (мускус) исеннән дә хәерлерәктер".
Аллаһның рәсүле (сгв) әйтте: "Ураза тотучыларга, авызларын ачканчы, фәрештәләр Аллаһтан гафу - истигъфар сорарлар".
Ураза тотучыны авыз ачтыруның
фазыйләте.
Аллаһның рәсүле (сгв) әйтте: "Кем ураза тотучының авызын ачтырса, аңа шул ураза тотучының савабы булыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс".
Сәхәр ашагач әйтелә торган дога:
Нәүәйтү ән әсумә саумә шәһри рамаданә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби халисан лилләһи Тәгалә. (Аллаһ Тәгалә өчен, ихлас ният кылдым Рамазан Уразасын тотмакка, таң вакытынан башлап, кояш батканчы).
Авыз ачкач әйтелә торган дога:
Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирли йә гаффәәру мә каддәмтү үә мә әххартү. (Әй Аллаһы, бу уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм мин Сиңа иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авызымны ачтым. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһы, минем әүвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да гафу ит.
Июнь- Июль
Рамазан
Сәхәр
тәмам
Иртәнге намаз
Икенде
Авыз
ачу.
Ахшам
Ястү
28 / 1
2.00
2.30
18.34
21.32
23.02
29 / 2
2.01
2.31
18.34
21.31
23.01
30 / 3
2.02
2.32
18.34
21.31
23.01
1 / 4
2.03
2.33
18.34
21.31
23.01
2 / 5
2.03
2.33
18.34
21.30
23.00
3 / 6
2.04
2.34
18.34
21.30
23.00
4 / 7
2.05
2.35
18.33
21.29
22.59
5 / 8
2.06
2.36
18.33
21.28
22.58
6 / 9
2.07
2.37
18.33
21.28
22.58
7 / 10
2.08
2.38
18.33
21.27
22.57
8 / 11
2.09
2.39
18.32
21.26
22.56
9 / 12
2.11
2.41
18.32
21.25
22.55
10 / 13
2.12
2.42
18.31
21.24
22.55
11 / 14
2.13
2.43
18.31
21.23
22.53
12 / 15
2.15
2.45
18.30
21.22
22.52
13 / 16
2.16
2.46
18.30
21.21
22.51
14 / 17
2.17
2.47
18.29
21.20
22.50
15 / 18
2.19
2.49
18.29
21.18
22.48
16 / 19
2.20
2.50
18.26
21.17
22.47
17 / 20
2.22
2.52
18.28
21.16
22.46
18 / 21
2.23
2.53
18.27
21.14
22.44
19 / 22
2.25
2.55
18.26
21.13
22.43
20 / 23
2.26
2.56
18.25
21.11
22.41
21 / 24
2.28
2.58
18.24
21.10
22.40
22 / 25
2.30
3.00
18.24
21.08
22.38
23 / 26
2.31
3.01
18.23
21.07
22.37
24 / 27
2.33
3.03
18.22
21.05
22.35
25 / 28
2.35
3.05
18.21
21.03
22.33
26 / 29
2.36
3.06
18.20
21.01
22.31
27 / 30
2.38
3.08
18.19
21.00
22.30
Фитр садакасы: иң азы 50 сум, зәкәт түләүчеләргә 330 сум
Фидия садакасы: 150 сум
Зәкәт нисабы: 120.000 сум
Уразаны ниләр боза:
•Белә торып ашау, эчү һәм якынлык кылу.***
•Бер тамчы су яки бодай хәтле ризык яки дару йоту.
•Тәмәке тарту.
•Кояш баткан дип белеп авыз ачу, ә кояш әле батмаган булса һәм әле таң атмаган дип сәхәр ашау, ә таң инде аткан булса.
• Үзен костыру.
•Канаган тешнең канын йоту.
•Кан салдыру.
Нинди эшләр уразаны бозмас:
•Онытып ашау һәм эчү. ****
•Астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү.
•Йоклаганда юешлек (мәни) килү (поллюция). Әмма мәни килү үз ихтыяры белән булса ураза бозыла.
•Ялгыш тамакка төтен, тузан яки черки, чебен керү.
•Душта коену, су керү, әгәр дә тамакка су китмәсә.
•Исле майлар куллану.
•Тәнне тукландырмый торган уколлар кадау.
Ураза тотканда ниләр киңәш ителми:
•Теш пастасы куллану.
•Ризыкны тәмләп карау.
•Сагыз чәйнәү, әмма баллы сагызлар уразаны боза.
• Шәһвәт уянырлык дәрәҗәдә ир белән хатынның кочаклашуы һәм үбешүе.
•Авызга килгән какрыкны йотып җибәрү.
Ураза тотучыга нинди эшләр тыела.
Без инде алда әйтеп уздык, ураза гарәп телендә саум - тыелу дигәнне аңлата. Рамазан аенда без ашау-эчүдән генә түгел, ә бөтен гөнаһлардан тыелып торырга тиешбез, югыйсә без уразабызга зур зыян китерергә мөмкинбез.
Аллаһның рәсүле (сгв) әйтте: "Мөэмин ураза тотып та, ачлыктан башка бер нәрсәгә дә ирешмәскә мөмкин".
Рамазан аенда безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота.
Ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, көнчелектән, икейөзлелектән, ачудан пакъ булыр.
Ураза тотучы фәхеш сүрәтләр, бозык фильмнар карамас.
Ураза тотучы гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас, кешеләрне сүкмәс.
Аллаһның рәсүле (сгв) әйтте: "Кем ялган сүзне калдырмаса һәм ялган белән эш итсә, аның ашамый, эчми торуы Аллаһка кирәк түгел" .
Аллаһның рәсүле (сгв) әйтте: "Әгәр дә берегез ураза тотса, бозык сүзләр сөйләмәсен һәм кычкырышып йөрмәсен. Әгәр дә аны берәрсе сүксә: "мин ураза тотамын"- дисен."
____________________________________
* Уразага керүче кешенең кичтән үк иртәгә уразага керәм дигән нияте булырга тиеш.
** Авыру кешенең тазарырга өмете булмаса, карт кеше бик зәгыйф булса, алар һәр көнне, (30 көн буена) берәр мескенне ашатырлык фидия түләр. Моны да эшли алмасалар, бер нәрсә дә тиеш булмас. Калган кешеләргә каза тиешле булыр, ягъни башка көннәрдә, калдырган уразаларын тотып бетерерләр.
*** Бу кешеләргә кәффара (60көн) һәм каза (1 көн) тиешле булыр, ягъни белә торып бозганы өчен 61 көн рәттән ураза тоту. Көче җитмәсә 60 мескенне бер көн туйдырыр, яки берәм-берәм 60 көн эчендә. Моңа да көче җитмәсә, Аллаһтан гонаһысы өчен гафу сорар. Ниятләп, сәхәргә йоклап калу сәбәпле авыз ачучылар да шул ук хөкемдә булырлар.
**** Пәйгамбәребез (сгв) әйтте: "Кем үзенең уразада икәнен онытып ашаса һәм эчсә, уразасын дәвам итсен, Аллаһ аны ашаткан һәм эчерткән булыр".

Мәгълүматлар Балтач үзәк мәчетеннән алынды

Фото: http://muslem.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250