Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанда үзгәргәнбез икән, яңадан кирегә кайтмыйк...

Авылыбыздагы зур үзгәрешләргә сабый баладай сөенеп, «Я Аллаһым, мәчетебез эшләп торып, яңа Рамазан айларын да каршылап яшәргә язсын иде», дип телимен.

Куныр җирлегенең хатын-кызлары авылда бара торган һәр вакыйгадан хәбәрдәр, күпләребез һәр чарада тырышып катнаша, әйдәп барабыз. Иманыбызны ныгыту, әхлагыбызны торгызу, ислам кануннарын җиренә җиткереп башкару өлкәсендә хатын-кызларыбызның тырышлыгын бары уңай яктан гына бәяләргә кирәк.

Зур өметләр баглап, шатланып каршы алган Рамазан ае үткәнгә инде хәйран вакыт узды. Авыр, катлаулы ел булуга карамастан, бер ай дәвамында кылган изгелекләр, кешеләргә ярдәм итү, Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларны ярлыкауны сорап ялварулар күңелләребезгә күпмедер дәрәҗәдә тынычлык иңдерде. Савабын белгән кеше бу айның һәр көнен файдалы үткәрергә тырышты. Үзебезнең Шода авылында да Рамазан ае беренче көннән үк тәравих намазы укудан башланды, Илнур хәзрәт азан әйтеп башласа, аның эшен Нөнәгәр авылы егете Инсаф дәвам итте. Инсаф гаять уңган-булган егет. Мәчеттә берәр төзексезлек күрсә, хәзер рәтләп куя. Мәчетнең утларын да алыштырып бирде. Мәчетебезне тышлый да алдык, моның өчен безгә авылыбызда яшәүче Гөлбану әби булышты, ул хаҗ кылырга ниятләп җыйган акчасын Аллаһ йортын матурлауга бирде, Алланың рәхмәтләре булсын аңа! Ике тапкыр ифтар ашы үткәрдек, балаларга бәйрәм, олыларга гает күчтәнәче өләшүне үз өстенә алып ярдәм иткән авылыбыз егете Җәмил Халирахмановка рәхмәтләребезнең шулай ук олысын җиткерәсе килә. Ураза гаете көнне бөтен авылыбыз белән бергәләп гает коймагы ашадык, пылау белән сыйландык, бик эчтәлекле бәйрәм килеп чыкты ул.

Бәйрәмнән соң кулларны күтәреп, һәрберебез ил-көнебезгә тынычлык, үз бурычларын үтәргә киткән авылдашлар, райондашлар исән-сау булсыннар дип дога кылу, һичшиксез, барысы да әйбәт буласына инандырды.

Авылыбыздагы зур үзгәрешләргә сабый баладай сөенеп, «Я Аллаһым, мәчетебез эшләп торып, яңа Рамазан айларын да каршылап яшәргә язсын иде», дип телимен. Рамазанда уңай якка, яхшыга үзгәргәнбез икән, яңадан кирегә кайтмыйк, холкыбызны йөгәнлик, телебезне саклыйк, иманыбызны ныгытыйк.

Фәйрүзә Зәкиева,

Шода авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш