Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанга әзерләнү

Кеше гомер буена нинди дә булса мөһим вакыйгаларга нык әзерләнә.

Мисал өчен туйга әзерләнү. Тормыштагы иң әһәмиятле көнгә кияүгә чыга торган кыз да, аны хатынлыкка ала торган егет тә, һәр икесенең гаиләләре дә, айлар буе әзерләнеп йөриләр. Кәләш буласы кызлар берничә ай алдан хәтта ничек атларга, ничек карарга, көләргә һ.б. дип тә көзге алдында бөтерелә башлый. Килешәсездер, бер көн туйда утыру һәм аннан соң гомер буе бәхетле булып яшәү өчен күпме әзерлек күрелә?!

Моннан тыш, бала тууны көткәндә дә ныклап әзерләнә булачак әти-әни. Бала туганчы ук аңа караватлар, матур киемнәр сатып алалар. Мәктәпкә барыр алдыннан исә аңа дәреслекләр, уку кирәк-яраклары, мәктәп формасын алдан-ала туплап куялар... Мондый мисаллар тормышыбызда бик күп. Гомер буе нәрсәгәдер әзерләнәбез кебек. Миңа калса, кеше үзе әзерләнә торган вакыйганың әһәмиятен аңласа, аның әзерләнү процессы да югары дәрәҗәдә булыр. Озакламый изге Рамазан аебыз килеп җитә. Бу айны каршылар өчен дә безгә әзерләнергә кирәк. “Аңа ничек әзерләнергә соң?” – дисезме? Җавап бик гади: бу айның никадәр мөбарәк, изге булганын аңлыйсы да, күңелең белән: “Аллаһ насыйп итсә, мин дә быел ураза тотам”, – дип, ниятлисе генә. Хәзер инде туклыклы, хәләл ризык проблемасы да юк, организмга зыян салмас өчен нәрсәне, ничек ашарга дип тә киңәш бирәләр, ничек ниятләргә, ничек авыз ачарга икәнен дә өйрәтеп торалар. Чикләү-тыюлар да юк. Сөенә-сөенә тотарлык.

Зөләйха Хафизова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан