Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанга әзерләнәбез

«Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган»

Рәҗәп аеның да уртасына җиттек. Рәҗәп һәм шәгъбан – Рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар булып тора. Бу ике мөбарәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Рәҗәп — Аллаһның ае, шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае», – дип әйткән. Берәү Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Йә, Расүлүллаһ, ни өчен рәҗәп — Аллаһ ае соң ул?» — дип сораган. Расүлебез (с.г.в.): «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган», – дип аңлаткан.


Рәҗәп аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне ашату, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, «Ихлас» сүрәсен ешрак уку күркәм гадәт булып тора.

Рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы кичтә үткән Рәгаиб кичәсе – пәйгамбәребезнең әти-әнисе никахлашкан көннәре булса, рәҗәп ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул — Мигъраҗ кичәсе, рәҗәп аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була.

Мигъраҗ — күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә пәйгамбәребез Мөхәммәд хәзрәтләренең күккә ашкан көне. Аллаһның кодрәте белән ул гадәти булмаган сәфәр кыла. Расүлебез җәннәт белән җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә.

Бу сөйләшү сүзләрен без барыбыз да намазда, ягъни кагъдәдә, «Әттәхият»кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребезнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис-шәрифтә: «Намаз – мөэминнең мигъраҗы»,– дип әйтелгән.

Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан рәҗәп ае