Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазаннан соң ничек гамәл кылырга?

Көтеп алган Рамазан ае үтеп бара. Без анда тырышып фарыз булган уразаларны тоттык, тәравих намазларына йөрдек, догалар кылдык, башка изгелекләр эшләдек. Ләкин кылган әлеге гыйбадәтләребез кабул булдымы-юкмы, беребез дә белми.

Шуңа да кайбер дин галимнәре изге гамәлнең кабул булганмы, юкмы икәнен белергә теләсәң, киләсе гамәлләргә кара диделәр. Әгәр синең хәлең яхшырып, изге гамәлләр кылырга теләгең арта икән, кылган гамәлләреңнең кабул булуына бик зур өмет бар. Чөнки изгелек изгелекне үзенә тарта, ә яманлык яманлыкны тарта. Шуңа күрә һәрберебез Рамазаннан соң кылган гамәлләребезгә игътибарлы булырга тиешбез. Һәм Рамазан аенда тойган гыйбадәт кылу ләззәтен аннан соң да сакларга тиешбез. Моны ничек башкарып була соң?

Беренчедән, дога. Аллаһы Раббыбыздан Рамазан аенда кылган изгелекләребезнең кабул булуын һәм киләсе Рамазанга яки гомеребезнең ахырына кадәр Аңа итәгатьтә булуны, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүне сорау.

Икенчедән, нәфел ураза тоту. Рамазан аеның чагыштырмача озын көннәрендә ураза тоттык. Бу гамәлебез дә дәвамлы булса иде, чөнки ураза гыйбадәте Аллаһы Раббыбызга якынаю өчен  иң зур форсат. Иң беренче нәфел уразасы – шәүвәл аеның алты көне. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кем Рамазан аенда ураза тотып, аннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул бер ел ураза тоткан савапка ирешер». Икенче нәфел уразасы – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә иде: «Ул көннәрне гамәлләр Аллаһка күтәрелә һәм мин гамәлемнең ураза хәлендә күтәрелүен телим», – дип. Өченче нәфел уразасы – һиҗри айларның уртасында өчәр көн ураза тоту. Уртасында булмаса, башка көннәрдә өч көн тотса да ярый, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кем ай саен ураза тотса, бер ел ураза тоткан савабын ала».

Өченчедән, төнге намаз. Рамазан аенда без тәравих намазларына йөрдек. Егермешәр рәкәгать укыдык. Ул асылда төнге намаз булып тора. Ләкин төнге намаз ул Рамазан ае белән генә чикләнми, ул ел дәвамында кылына торган гыйбадәт. Шуңа да витр намазы укыганчы ике рәкәгать яки аннан күбрәк нәфел намазы укуны үзебезгә гадәткә кертә алсак, бик күркәм гадәт булыр иде.

Дүртенчедән, нәфел сәдака. Рамазан аенда күп кешеләр үзләренең зәкәтләрен бирделәр, фитр сәдакалары түләнде. Рамазан ае беткәч тә сәдака бирү изге гамәлләрдән санала. Фәкыйрьләр, мохтаҗлар ярдәм кулы сузучыларны һәрдаим көтеп торалар. Мәчеттәге дин алга китсен өчен эшләнгән эшләр дә ул ярдәмгә мохтаҗ. Сәдаканың изге гамәл икәнен һәрбер кеше дә аңлый дип уйлыйм. Ләкин сәдака бирүче беркайчан да онытмасын, фәкыйрь кеше әлеге сәдакага мохтаҗлыкка караганда, бирүче кеше сәдаканың савабына күбрәк мохтаҗ.

Бишенчедән, күркәм холык. Ураза тотканда ураза тотучы үзенең холкына да игътибар итте. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза хәлеңдә синең белән берәр кеше талашырга теләсә, мин ураза тотам», – дип әйтергә кушты. Ураза беткәч тә күркәм холык мөселман өчен беренче урында булырга тиеш. Хәтта күркәм холык белән туктамыйча ураза тоткан, йокламыйча төнге намаз укыган кеше савабына ирешергә мөмкин. Моның турында пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырды. Ләкин хакыйкый күркәм холык ул сиңа начарлык эшләгән кешене кичерә белү, аның начарлыгына карамастан, изгелек кыла белү һәм бу ир белән хатын арасына, туганнар арасына, дуслар арасына иң беренче чиратта кагыла.

Аллаһы раббыбыз рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабул кылсын һәм аннан соң да изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен!

 

Равил хәзрәт Бикбаев,

якташыбыз, Казан шәһәренең Әмәт мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае