Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанның соңгы ун көне

Әле генә Рамазан аена кергән идек. Бүген инде уразаның 19 нчы көне. Уразаның соңгы көннәрендә ниләр эшләргә кирәк?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) үзенең хәдисендә әйткән: «Рамазанның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере».

Ягъни, беренче 10 көндә ураза тоткан кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешсә, икенче ункөнлектә гөнаһлары гафу кылыныр. Шушы көннәрдә тәүбәдә булу бигрәк тә лазем. Соңгы ун көнендә ураза тоту тәмуг утыннан котылуга сәбәпче булыр. Бу вакыт уразаның тәмамлану чоры. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, пакь җанлы бала кебек булыр.

Рамазан аеның ахыргы ун көнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны «Ләйләтүл кадер», ягъни «Кадер кичәсе» дип билгеләп үтә. Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә: «Кадер киче мең айдан да хәерлерәк», – ди, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.

«Кадер» сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә, Аллаһ әмере буенча, җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...

«Кадер кичәсе» гыйбарәсен, гадәттә, «Кодрәт киче» дип тәрҗемә итәләр, шулай ук «кадер» сүзен «тәкъдир» төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш- гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр...

Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез», – дигән. Пәйгамбәребездән (с.г.в: «Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?»  – дип сорагач, ул: «Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни» («Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит»), – дигән доганы өйрәткән. Ошбу дога һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел, ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп яшәргә насыйп булсын!

(ТР Диния нәзарәте сайтыннан алынды)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза рамазан ае