Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанны ничек каршылыйсыз, сәхәр ашаганда һәм авыз ачканда нинди ризыклар кулланасыз?(сораштыру)

Районыбызда елныӊ елында ураза тотучылар арта баруы шатлыклы күренеш, димәк динебез куәтләнә, иманыбыз ныгый. Бу айны нинди фикерләр белән каршылыйлар, сәхәр ашаганда һәм авыз ачканда нинди ризыклар кулланалар, бу турыда кыскача сораштыру үткәрдек.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ - Бөрбаш:
- Уразаны 1990 елдан тота башладым, Аллаһы Тәгаләгә шөкер, шул елдан соӊ бер көн дә уразамны тотмыйча калдырганым булмады. Гаиләм белән бергә тотабыз. Рамазан аен һәр мөселман кебек көтеп алам, аныӊ һәр көнен тиешенчә үткәрергә насыйп булсын иде, диеп ялварам. Рамазанда ашауга килгәндә, мин талымлы кеше түгел. Ифтарда хөрмә кабам, катык эчеп куям, башка ризыклар да кулланам. Ә инде сәхәрдә гаиләбездә шулай кабул ителгән, шулпа ашыйбыз, су эчәсе китерә торган кабымлыклардан тыелып торам, чәйне гадәттәгечә күп эчәм.

Розалия ФАТЫЙХОВА - Смәел:
- Гаилә белән ураза тота башлавыбызга ун еллап бардыр инде. Дингә иң элек өлкән балаларыбыз Лилия белән Алмаз килде. Аларга Ирек иярде. Балалар мәктәптә укыганда ук ураза тотты, Алмазыбыз армиядә дә уразасын калдырмады. Гаилә белән бергә сәхәр ашаулары, авыз ачулары бик күңелле. Мин үзем сәхәргә ит шулпасында ботка пешерәм, бик туклыклы була. Ә кичен катык, үзебез ясаган соклар, чишмә сулары хәзерләп куябыз. Һәм гадәти ризыклар инде, аерым витаминнар, үзгә ашамлыклар кулланган юк. Быел уразаның беренче көнендә үк мәчеттә "Смәел" күмәк хуҗалыгы ярдәме белән авыз ачтырырга ниятләп торалар. 100 авылдашыбыз чакырулы.

Гүзәлия ГАРИФУЛЛИНА - Яңа Салавыч:
- Кызыбыз Ландыш мәктәптә укыганда ураза тота башлады да, мин дә кушылдым. Берничә ел Рамазан аенда гына ураза тотсам, 2011 елда йөрәккә операция ясатканнан соң табиблар җиңелчә ашарга, аңа көч китермәскә киңәш бирде. Шуннан бирле атна саен өчәр көн ураза тотам, бер ияләнгәч, бер кыенлыгын да сизмим, киресенчә, организмга бик рәхәт, җиңел. Рамазан аенда исә бер көн дә калдырмаска тырышам. Сәхәрдә гадәттәгечә чәй генә эчәм, кичен дә чамасын белеп кенә чәй эчәм, аш-шулпа ашыйм. Ураза тотмаган көннәрдә дә ашавым шуннан артмый, шуңа күрә авырдан тотам дип әйтә алмыйм.

Әгъзам ҺАДЫЕВ - Кариле:
- Туксанынчы еллардан бирле бер дә калдырмый ураза тоткан идем дә, быел үт куыгына операция ясаттым, табиблар өч сәгатьтән өч сәгатькә ашап торырга кушты, тотып булырмы-юкмы дип, бик борчылам. Бер ураза тотып өйрәнгәч, Рамазан аен көтеп торасың бит, яшем бара дип уйламыйсың.

Басыйр БИКБАЕВ - Балтач:
- 42 яшемдә ураза тота башладым, әлхәмделиллаһ, шул вакыттан бирле калганым юк. Рамазан аен түземсезлек белән көтеп алам, шатлану белән бергә аны Аллаһы Тәгалә кушканча үткәреп җибәрү буенча уйланып та аласыӊ, фикерлисеӊ..

Шәмгун САФИН - Балтач:
- Быел миңа 84 яшь тулды, шөкер, 60 яшемнән бирле уразаны калдырганым юк. Быел да тотармын дип көтеп торам. 80 яшькә кадәр тәравихка да йөргән идем әле, хәзер барып булмый инде. Уразада минем бер дә карын ачмый, шулай да туклыклырак ризык ашарга, эчәсе килмәсен өчен күбрәк чәй, су, соклар эчәргә тырышам.

Рамил хәзрәт БИКБАЕВ - Балтач:
- Уразаны 5 сыйныфта тота башладым. Бу айны һәр елны көтеп алам, чөнки Рамазан ае барлык кешелек дөньясына бәхет китергән Коръән иӊдерелгән ай. Күӊел һәм эчке халәтем белән ураза тотарга әзерләндем, 2017 елныӊ рамазан ае тәэсирле булсын иде. Бу айныӊ иӊ күӊелле мизгелләре гаиләм белән бергә сәхәргә тору, бергәләп ифтар кылу. Бу айда аерым диета юк, туклыклы ризык кулланабыз, күбрәк су, катык эчелә.
Марат хәзрәт СӘЙФЕТДИНОВ - Балтач:
 16 яшьтән ураза тота башладым, аӊарчы берничә ел 2-3 көн ураза тотып үземне сынадым. Һәр мөселман кешесе кебек мин дә дулкынлану белән бу айны көтеп алам. Аерым ашау, аерым диета дип уфтанмый, гадәти ризыкларны кулланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250