Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанның соңгы көннәре

Менә инде Рамазан ае да әкренләп ахырына якынлаша

Рамазанның соңгы ун көненә кереп барабыз. Пәйгамбәребез бу соңгы ун кичәдә аеруча уяулык һәм тырышлык күрсәтте. Хатыны Гаишә әйтүенчә, ул соңгы ун кичәдә бил бавын ныгытып бәйли иде һәм гаилә әһелләрен төнге намазга уята иде, ди. Елның иң хәерле төннәре, ул Рамазанның соңгы ун төне. Чөнки бу төннәр арасында Кадер киче бар. Бу кичә үзенең бөеклеге белән шушы ун кичәне дә бөекли. Аллаһ бу кичә хакында әйтә: Мәрхәмәтле һәр рәхимле Аллаһ исеме белән! 1. Һичшиксез, Без аны [Коръәнне] Кадер кичәсендә иңдердек. 2. Кадер кичәсенең нинди икәнен син каян белә аласың? 3. Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк 4. Ул кичәдә, Раббыларының рөхсәте белән, фәрештәләр һәм Рух [Җәбраил фә-рештә] һәртөрле изге эш өчен иңәләр. 5. Таң атканчы [фәрештәләр очраткан һәр мөэмингә сәлам биргәннәре өчен] ул [кичәдә] иминлек [булыр]. (әл-Кадер сүрәсе)

Уйлап карагыз, Аллаһ-ның юмартлыгының һәм рәхмәтенең киңлеген. Кадер киче мең айга тиң бит, бу 83 ел вакыт дигән сүз. Бу бит бер кеше гомере, бу укылган ике рәкагать, 83 ел буе укылган итеп языла дигән сүз. 

Шунысы да бар, бу кичә яшерелгән. Төгәл генә берәү дә менә бүген Кадер кичәсе дип әйтә алмый. Шулай да пәйгамбәребез безгә ишарәләр ясады. Ул безгә бу кичәне так төннәрдән эзләргә кушты. Ягъни, бу төн яки 21 яки 23, 25, 27, 29нчы кичәләрдә булырга мөмкин диде. Ә инде күпчелек галимнәр Кадер кичәсен 27нче төндә булырга тиеш дип фаразладылар. Шуңа күрә 27нче кичәгә ислам дөньясында аеруча игътибар ителә. Шулай ук галимәр бу кичне тыныч булыр, күк аяз, йолдызлар якты булыр, эссе дә суык та булмас дип сыйфатладылар.

Бу төндә гыйбәдәтләр-нең, изгелекләрнең бөтен төрләрен дә кылырга була. Әмма намазга аеруча игътибар бирелә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кем Кадер кичен намазда үткәрсә, элекке гөнаһлары ярлыканыр», — диде.

Фитра садакасы

Рамазан аеның ахырларында фитра садакасы да бирелә. Пәйгамбәребез һәр мөселманга бу садаканы әмер итте. Бу садака яңа туган баладан да, үләргә яткан карттан да, ирдән дә, хатыннан да чыгарыла. Күләме һәр кешедән бер сагъ (якынча 3 литр) күләмендә ризык. Пәйгамбәребез (с. г. в.) вакытында күбрәк — дүрт төрле ризыктан садака биргәннәр. Алар бодай, арпа, хөрмә яки йөзем. Әмма бу ризыкларның акчалата кыйммәтен дә бирергә ярый. Байларга хөрмә һәм йөзем бәясе белән хисаплана, бу һәр кешедән 1000 сумны тәшкил итә. Ә гади кешеләргә арпа һәм бодай бәясе белән хисаплана, бу 150 сумны тәшкил итә. Безнең бистәбезнең мәчетләрендә бу садака өчен махсус тартмалар куела һәм җыелган акчалар ашамлыкларга әйләндерелеп мохтаҗларга таратылачак.

Бу садаканың максаты бәйрәмдә мохтаҗларны сөендерү. Байлар гына түгел, ә мохтаҗлар да бәйрәм итсеннәр дип, аларны сөендерер өчен бирелә. Икенчедән, ураза тотканда без ялгышып төрле ярамаган сүзләр, яки ялгышып уразабызга кимчелек китерүче төрле ярамаган эшләр дә эшләргә мөмкинбез. Менә шушы кимчелекле уразабызны камилләштерү өчен, бу гөнаһларыбызны ярлыкануы өчен дә без фитра садакасын бирәбез. Бу садака гает намазына кадәр биреп бетерелергә тиешле.

Рамазан төгәлләнгәч

Мөхтәрәм кардәшләр! Рамазан ае төгәлләнүгә таба китте. Күп тә үтмәс, бу бөек, мөбәрак ае узып та китәр. Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр дә сез Рамазан аенда үзегезгә нинди өстенлекләр буласын белсәгез, сез аның ел буе дәвам иткәнен теләр идегез», — диде. Рамазан бетәр, җәннәт ишекләре ябылыр, шайтаннар богаулардан азат ителерләр, күп өстенлекләр инде юк булыр. 

Бу айда без ашау-эчүдән генә тыелмыйча, ә бөтен гөнаһлы эшләрдән, яман гадәтләрдән тыелдык. Шулай итеп безнең аш казаныбыз гына түгел, ә күзләребез дә, телләребез дә, колакларыбыз да, хәтта калебләребез дә уразада булды. Уразаның максаты да бит менә шунда, гөнаһлардан тыелырга, үзеңне-үзең кулга алырга өйрәнү. Әгәр дә ураза ашау-эчүдән генә тыелу булса, аның бер кадере дә булмас иде. Аллаһ безне тәрбияләргә һәм пакъларга тели. Галимнәр Рамазан аен әхлак мәдрәсәсе дип әйттеләр. Шуңа пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә уразада булган хәлдә кычкырышып йөрүдән тыйды. Кем уразада булып, ялган сөйләсә һәм ялган белән эш итсә, Аллаһка аның уразасы кирәк түгел диде. Шулай ук кем күзен, колагын гөнаһтан сакламаса, уразасы ач йөрү генә булып калачак. Шулай итеп Рамазан узып китәр, корсак уразасы бетәр, әмма тел, колак, күз, калеб уразасы кала, алар дәвам итәргә тиеш. Максат менә шушы. Ә инде Рамазанның нәтиҗәсе гөнаһларның ярлыкануы, зур әҗерләргә ия булу һәм Аллаһның ризалыгына ирешү булып тора.

Рамазанда без кичләрен тәравих намазларына йөрдек, мәчеткә еш килдек. Әмма әгәр дә Рамазан беткәч мәчеткә йөрүләр тукталса, кичке намазларыбызны бары тик өйләребездә генә укый башласак, мәчетләребез бушап калса, без Рамазаннан бер дәрес тә алмаган булып чыгабыз. Ә галимнәр әйтүенчә, Рамазанның кабуллыгы, Рамазан беткәч, гамәлләрнең дәвам ителүендә күренә. Шулай ук без тәравих намазларын 20 рәкагать укыдык. Рамазан беткәч тә бу кичке намазлар калырга тиеш 2 генә рәкагать булса да.

Рамазан ул Коръән ае да. Бу айда, Кадер кичендә Коръән иңә башлады. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бу айда үзенә иңгән Коръәнне укып чыга торган булды. Шуңа күрә без дә бу айда Коръәнне укып чыгарга тырыштык, укып чыга алмасак та, күбрәк укырга тырыштык. Әмма Рамазан узып киткәч без Коръәнне калдырсак бер дә дөрес булмас. Без көнгә бер генә бит булса да бу Китапны укуыбызны дәвам итик. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кем Аллаһ Китабыннан бер хәрефне укыса, аңа бер изгелек булыр. Бу изгелек ун тапкыр артыр. Мин әйтмим Әлиф, Ләм, Мим бер хәреф дип. Әлиф — ул бер хәреф, Ләм — ул бер хәреф, Мим — ул бер хәреф», — диде.

Гомумән алып әйткәндә, гадәтләнгән изгелек дәвам ителергә тиеш. Пәйгамбәребез башлап ташлаучыны шелтәләде. Ул әйтте: «Аллаһка иң сөекле гамәл аз булса да, дәвамлы булганы», — диде.

Марат Сәйфетдинов, 
Балтач мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан