Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамил хәзрәт Бикбаев – белемле, ихлас, тәвәккәл

Балтачта дини эшчәнлекне башлап җибәргән атаклы әтисе Басыйр хәзрәтнең эшен дәвам итүче ул, абыйсы Равил хәзрәтнең лаеклы энесе, динне күтәрүгә алны-ялны белми хезмәт итүче Җәлил хәзрәтнең ышанычлы таянычы...

Аңа 40 яшь. 1999-2003 елларда Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә белем алгач, 2003 елдан шушы ук мәдрәсәдә гарәп теле, гакыйдә, хәдис фәннәреннән белем бирә, шул ук вакытта Балтач үзәк мәчете имамы вазифаларын алып бара, 1000-еллык ис. Казан мәдрәсәсенең Балтач бүлеген җитәкли.

Рамил хәзрәт тормыш иптәше һәм фикердәше Айгөл ханым белән бергә Балтачта Мәгърифәт мәркәзен ачу һәм Милли мәгърифәт музеен булдыру өчен үзеннән зур өлеш кертте. Хәзрәт һәрчак татар мөгаллимнәре арасында яшь буынга белем-тәрбия бирү тәҗрибәсе һәм милли нигезне саклауның нәтиҗәле юллары белән уртаклаша.

Рамил хәзрәт үз эшчәнлеге дәверендә Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медаленә, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлеге медаленә лаек була.

@kamilhazrat

#хазратытатарстана #

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең хәзрзтләр