Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамил Юныс Инстаграмда рәсми каналын ачкан

“Нәкъ менә хәзер мөселманнарга рухи байлык кирәк. Аны минем лекцияләрдән ала аласыз”, - дигән ул.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рамил хәзрәт Юныс Инстаграмда рәсми битен ачкан. Анда Иске-Таш мәчетеннән фотосурәтен куйган.

“Хөрмәтле мөселман кардәшләр, ниһаять, күпләрегез көткән вакыйга булды. Инстаграмда минем рәсми битем барлыкка килде”, - дип язган ул һәм моның сәбәбен аңлаткан.

“Ни өчен ачтыммы? Бүген мөселман тормышы тиз агымлы, мәшәкатьле, шуңа күрә нәкъ менә хәзер рухи байлык кирәк. Аны минем лекцияләрдән ала аласыз”, - дигән Рамил хәзрәт.

“Кешелек үсеш ала. Мөселманнарның тормышына һәм заманча дөньяга кагылышлы сораулары артканнан арта. Дин күзлегеннән дөрес һәм төгәл җавап бирү – Инстаграмдагы эшемдә төп бурычларның берсе. Без башлыйбыз... Йөрәкләрне яктыртып яшәү!” – дип мөрәҗәгать иткән Рамил хәзрәт Юныс.

Бүген Җомга көн. “Изге Җомга белән! Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезне кабул итеп, йөрәкләрне чистартсын, гөнаһларга каршы торырлык көч һәм ике дөньяда да бәхет бирсен! Амин!”, - дигән теләген җиткергән Рамил хәзрәт.

 

Фото: Салават Камалетдинов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам