Равил хәзрәт Бикбаев: «Әссәламегаләйкем, дип теләк теләп өеңә керүче синең дошманың була алмый»
Сәлам бирү – сөннәт гамәл, ә аңа җавап кайтару фарыз хөкеменә керә.
Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Сезгә сәлам бирелсә – шулай ук яки яхшырак җавап кайтарыгыз», – ди. Яхшырак дигәне ничек була? Бу турыда башкалабызның «Өмет» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев аңлата.
– «Әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ» гарәпчәдән Аллаһның сезгә сәламе, бәрәкәте һәм рәхмәте ирешсен дип тәрҗемә ителә. Әссәламегаләйкем, дип теләк теләп өеңә керүче синең дошманың була алмый. Сәлам биреп, ул хәвеф юклыгын, синең яныңа изге ният белән килүен аңлата. Яхшырак итеп кайтару дигәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына берәү килеп, әссәламүгаләйкем дип исәнләшә. Пәйгамбәребез аңа ун дип җавап бирә. Икенче кеше кереп, әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи ди, аңа егерме ди. Өченче кеше кереп, әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ дигәч, утыз ди. Никадәр тулы итеп исәнләшсәгез, савабы шуның кадәр күбрәк була. Яхшырак итеп җавап кайтару менә шул тулы итеп әйтү була. Әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ дип исәнләш-кән кешегә җавапны киметеп кайтарырга кирәкми.
Пәйгамбәребез, сәламләшү ул – безнең җәннәткә керергә сәбәпче дә, дип әйткән. Бер хәдисендә Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам шулай ди: «Аллаһ исеме белән ант итәм, камил мөэмин булмыйча, җәннәткә керә алмассыз. Ә мөэмин булмассыз, бер-берегезне яратканчыга кадәр. Әйтимме, сезне үзара дуслыкка, мәхәббәткә сәбәп булган бер сыйфатны – арагызда сәлам таратыгыз». Димәк, сәлам бирү үз эченә үзара дуслык, тынычлык таратуны ала.
– Сәламләшүнең тәртибен дә аңлатып китсәгез иде...
– Сәламләшүнең тәртибенә килгәндә, кечеләр – олыларга, үтеп баручылар – утырып торучыларга, транспортта баручылар – җәяүлеләргә, азлар күпләргә башлап сәлам бирергә тиеш. Бер кеше бер төркем халык белән исәнләшеп, аларның берсе дә җавап кайтармаса, барысы да гөнаһлы була. Берсе генә исәнләшсә дә, барысы да сәлам кайтарган кебек булыр.
Машинада баручы, юлдагы кеше ишетмәсә дә, теле белән исәнләшергә тиешле, кулы белән дә ишарә кыла ала.
Сәлам бирү мөселман-ның мөселман өстендәге хакы булып тора. Билгеле хәдистә әйтелгәнчә, әгәр ике мөселман кешесе бергә очрашканда кул бирешеп күрешсәләр, бер-берсеннән кулларын аерганчы гөнаһлары коелыр. Кул белән исәнләшсәң, аерым савап. Болар барысы да кешеләрне үзара якынайту өчен эшләнә. Сәлам әйткәндә, кеше ишетерлек итеп әйтегез. Пәйгамбәребез дә шулай әйтә торган була. Йортта йоклап ятучылар булса, ул йокламаган кеше ишетерлек, йоклаган кеше уянмаслык итеп исәнләшкән.
– Кайбер вакытта мөселман ир-атларның кочакланышып күрешү-ләрен күрергә була...
– Ислам динендә ул бар, кеше сәфәрдән кайтса яки озак вакыт күрешмәгән булсалар, кочаклашу – сөннәт. Яңа гына күрешкән кешең белән кочаклашып күрешү сөннәткә моафик гамәл түгел. Шунысын да онытмыйк: очрашканда гына түгел, саубуллашканда да сәламләшергә кирәк, моңа Пәйгамбәребез сүзләре дәлил булып тора: «Әгәр бер кеше башкаларга кушылса – сәлам бирсен, әгәр аларны ташларга теләсә – сәлам бирсен, чөнки икенчесенең кирәклеге беренчесеннән ким түгел».
Динебез буенча түбәндәге хәлдә кеше-ләргә сәлам бирелмәс:
– намаз укып утырган кешегә;
– Коръән укыган кешегә;
– вәгазь сөйләгән имамга;
– исерткеч эчемлек эчеп утыручыларга;
–бәдрәфтә булган кешегә. Бер кеше аркылы безгә җибәрелгән сәламгә дә «Вә галәйкүмәссәлам» дип җавап бирү кирәк. Кем дә булса берәр кеше-гә сәлам җибәрсә, ул сәламне иясенә тапшырырга кирәк, чөнки бу сәлам – бер әманәттер.
Мөселманнар, таныш-белеш, дус-иш, туган-тумача белән очрашканда, без, үзара, күркәм, ягымлы мөнәсәбәтләрне барысын да үз эченә алган, аның матур бер чагылышы булган, безгә Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан ядкарь булып калган «Әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ», дип исәнлә-шик, яхшылыкны таратучылардан булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев