Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рәҗәб ае — нинди ай?

Аллаһы Тәгалә Үзенең хикмәте белән кайбер ай һәм көннәрне башкалардан өстен, мәртәбәле кылды. Елның Корбан, Гарәфә, Гашура көннәре, Кадер төне, атнаның җомга көне. Унике айның солтаны - Рамазан ае.

Аллаһ ул вакытларны безгә кимчелек-хаталарыбыздан пакьләнү, әҗер-саваплар җыеп калырга олуг форсат итте. Корбан көнендә бугазланган малларыбыз гөнаһларыбызга кәффарәт (кичерү), Гарәфә уразасы үткән һәм киләчәк, Гашура уразасы киләчәк елның гөнаһларын юа. Кадер төнен зикер һәм гыйбадәттә уяу үткәрү мең айдан хәерлерәк. Рамазан аеның башы - рәхмәт, уртасы - мәгъфирәт, ахыры - уттан котылу.
Халык арасында Аллаһы Тәгалә аермаган кайбер ай һәм көннәрне аерып, башкалардан өстен күрү гадәтләре таралган. Рәҗәб ае да халкыбыз гадәтенә изге ай булып кергән. Рәҗәб аен күп кенә әби-бабаларыбыз изге ай дип көтеп алалар. Уразалар тоталар, сәдакалар бирәләр. Әйе, рәҗәб ае Аллаһы Тәгаләнең унике ае арасыннан сайлап алган дүрт хәрәм айның берсе булып тора. Ләкин ул айда аерым гыйбадәтләр турында бер генә аятьтә дә, хәдистә дә, галимнәребезнең хезмәтләрендә дә әйтелми.
Рәҗәб аен изгеләштерү кайдан барлыкка килгән соң? Гарәпләр кавеме Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр рәҗәб аен бик олылаганнар. Кавемнәр арасында бәрелешләр барса, рәҗәб аенда туктап торганнар, рәҗәб аена хөрмәт йөзеннән корбан чалганнар. Бөтен рәҗәб аен бәйрәм итеп, өйләрендә тәм-том, затлы ризыклар хәзерләгәннәр. Ләкин Аллаһның илчесе Ислам дине белән килгәч, иман әһелләре өчен изге ай - Рамазан ае булды.
Тик бүгенге көндә бик күп дин кардәшләребез рәҗәб аеның уразасы, гыйбадәтләре, рәҗәб аенда гомрә-хаҗ кылу турында сорашалар. Әлеге сорауларга ачыклык кертәсе килә.
Корбан чалу. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Рәҗәб аеның корбаны юк", - диде. Хәсән әл-Басри да: "Исламда рәҗәб корбаны юк, ул җаһилиятьтә генә булган", - ди.
Бәйрәм итү. Сәхабәләр рәҗәб аеннан бәйрәм ясамаганнар. Ибне Габбәс кебек олуг гыйлем иясе булган сәхабә, бу айда бәйрәм итүчеләрне күрсә, тыя торган булган.
Рәҗәб аенда аерым фазыйләтле намаз һәм уразалар турында төгәл дәлилләр юк. Кайбер кешеләр: "Ә ни өчен календарь битләрендә, газеталарда бу хакта дин әһелләре яза?" - диярләр. Күренекле галимебез, мөфти Р.Фәхретдин: "Гадәттә дингә кушыла торган яңа нәрсәләр дин "галимнәре" тарафыннан "дин" исеме белән кушыла да, тикшерергә көчләре җитмәгән халыклар ул нәрсәләрне, "дин" исемендә булу сәбәпле, шатлык белән кабул итәләр".
Рәҗәб ае хакында хәтта күп кенә хәдисләр дә китерәләр. Мәсәлән: "Рәҗәб аенда бардыр бер төн һәм көн, кем ул көнне ураза тотып, төнен намазда үткәрә, ул бәндә 100 ел намаз укуга һәм 100 ел руза тоткан кебек була", яки "Кем рәҗәб аеның 27 төнендә 12 рәкәгать намаз укый, Аллаһ аның 60 еллык хаталарын кичерә". Бу хәдисләр барысы да яки бик "зәгыйфь", яки бөтенләй ялган хөкемендә. Алар белән дәлилләнү һәм гамәл кылу ярамый. Имам ибн Саләх: "Рәҗәбнең махсус намазлары - бидгать, хәдисләре - ялган. Ул хәдисләр һиҗрәтнең 400 нче елыннан соң гына килеп чыккан. Төннәренең дә фазыйләте юк", - ди. Гомәр ибн Хаттаб рәҗәб аенда махсус ураза тотучыларга уразаларын өздерә торган булган һәм: "Нәрсә ул рәҗәб? Рәҗәб аен җаһилиять заманнарында олыладылар. Ислам килгәч, ул олылау бетте", - дигән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кайсы көннәрдә ураза тоткан, без дә шул вакытларда тотсак, адашмабыз. Гайшә (р.г.) Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не шәгъбан аеның күпчелеген ураза тотты дип тапшыра һәм бер кеше Гайшәдән рәҗәб уразасы хакында килеп сорагач, аңа: "Шәгъбан уразасын тот", - ди.
Рәҗәб аенда кече хаҗ, гомрә кылу. Гомрә хаҗын ел әйләнәсендә кылырга була һәм аның аеруча фазыйләтле вакыты - Рамазан ае. Галимнәребез исә, рәҗәб аенда гомрә кылуның дәрәҗәсе хакында һичбер дөрес дәлил юк диләр.
Аллаһ фазыйләтле вакытларны Үзе билгели, ул вакытларда кыласы гамәлләрне Үзе өйрәтә. Гыйбадәт кылу өчен Аллаһның аерым вакытлары бик күп. Ел әйләнәсендә Гарәфә көне, Корбан, Гашура көннәре, мең ай гыйбадәттән хәерле Кадер төне. Тулы бер гыйбадәт ае - Рамазан. Һәр айның 13,14,15, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотыгыз, җомга көнне дога кылыгыз, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә салават әйтегез. Һәр көнне иртә һәм кич өчен махсус зикер-догалар бар, азан белән камәт арасы, тәүбә, дога, истигъфар өчен төннең өченче кисәге һәм башка шуның кебек дәлилле вакытлар бар һәм күп. Рамазан ае якынлаша, аңа әзерләник. Шәгъбан аенда уразалар тотыйк. Мөһим эшләрне Рамазанга кадәр тәмамлыйк. Мөбарәк айны тулысынча Аллаһ Тәгаләгә багышлыйк.
Йосыф Дәүләтшин
Түбән Кама шәһәре мөхтәсибе,
шәһәрнеӊ Җәмигъ мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250