Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рәфыйк Мөхәммәтшин РИИ ректоры булып сайланды

21нче февральдә Россия ислам институтын гамәлгә куючылар советы утырышы үткәрелде.

Җыелышта ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Мөфтиләр советы вәкиле Шамил Кашаф, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иҗтимагый фикер һәм ислам өйрәтүләре бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Дамир Шаһавиев катнашты.

Белгәнебезчә, РИИ Уставы буенча институт ректорын учредительләр советы билгели. Бүген утырыш барышында сүз Рәфыйк Мөхәммәтшинны РИИ ректоры вазыйфасына кабат сайлау турында барды. Бу тәкъдим бертавыштан хупланды. Шулай итеп, Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин 5 елга ректор итеп сайланды.
Шулай ук җыелышта катнашучылар институтның 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Җыелыш алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәт вәкилләре Россия мөселманнарына дистә еллар дәвамында динебез үсеше өчен зур тырышлык куючы галим, остаз, зыялы, мөхтәрәм шәхес буларак билгеле Рәфыйк Мөхәммәтша улын 19 февральдә узган туган көне белән тәбрикләделәр.
Камил хәзрәт, Рәфыйк хәзрәтне котлап: "Иманлы, динле һәм нык рухлы булырга чакырып кылган күркәм гамәлләрегез безгә дини эшчәнлек алып баруда үрнәк булып тора. Динебез, республикабыз һәм халкыбызның алгарышы өчен куйган хезмәтегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне, гаиләгезне, туганнарыгызны нигъмәтләре белән куандырып торсын, җан тынычлыгы бирсен! Эшләрегезне уң кылып, изге гамәлләрегезнең әҗер-савапларын мулдан бирсен! Раббыбызның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен", - диде. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250