Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ризык Аллаһы Тәгаләнеке

Бар галәмнәрне, барча мәхлукларны бар кылган Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләгә хәмед-сәнәләребез булса иде. Без Аңа иман китердек вә Аңа өметләнәбез. Бары тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм, мәгъфирәт, һидаяткә һәм туры юлга бастыруны сорыйбыз. Без, гөнаһлы уй-фикерләр, гамәлләрдән ерагаеп, Аңа мөрәҗәгать итәбез.

Дөреслектә, Бер булган Аллаһтан кала бүтән илаһ юк! Аның камиллегенә беркем дә һичкайчан ирешә алмас. Бары тик Ул гына бар нәрсәгә дә кодрәтле.

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.в.) Аллаһның илчесе вә Аның колы, дип шәһадәт китерәбез. Йә Раббым, Мөхәммәдкә(с.г.в.) Үзеңнең рәхимлегеңне ирештерсәң иде. Аның туганнарына, сәхабәл әренә вә ал ардан соң килгән мөэминнәргә дә Үзеңнең юмартлыгыңны күрсәтсәң иде.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә:

«Ий Аллаһ, Син барча байлыкка патшасың, Үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең һәм Үзең теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып, хөрмәтле итәсең һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кы-лып, хур итәсең. Барча хәйриәт Синең кулыңдадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә», - дип әйт».

«Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 

Сөләйман пәйгамбәр һәм кырмыска турындагы хикәяне күбегезнең ишеткәне бардыр, шулай да искә төшерү зарар итмәс. Сөләйман пәйгамбәр диңгез яры буенда утырып торганда, Аллаһның Үз мәхлукларын ничек итеп туендыруы турында уйлап куя. Шулвакыт авызына яшел яфрак капкан бер кырмысканы күреп ала. Кырмыска акрын гына диңгез ярына кадәр килде. Диңгездән бер бака чыгып, кырмыскадагы яфракны алды да, кире су төбенә төшеп китте.

Сөләйман пәйгамбәр аптырап, кырмыскадан бу хәл турында сорарга булды. Кырмыска:

-Аллаһы Тәгалә бу диңгезнең уртасында бер таш, ә шул таш уртасында бер бөҗәкне барлыкка китерде. Мине исә Аллаһы Тәгалә бу бөҗәкнең туклануына сәбәп итеп кылды. Шуңа күрә көн саен шушы диңгезнең яр кырыена үзем күтәрә алырлык һәм бу бөҗәккә җитәрлек ризык алып киләм. Бака бу ризыкны миннән алып, шул таш уртасында яшәгән бөҗәккә бирә. Бу бөҗәк ризыкны алгач: «Мине диңгез уртасындагы таш эченә урнаштырган һәм минем турында онытмаган Аллаһы Тәгаләгә дан вә мактау булсын», - дип дога кыла», - дип җавап бирә.

Кешеләрнең дә бит төрлесе бар: кемдер йөри, эшли ала, кемдер өендә генә утырып тора, кемнеңдер күзе күрми, кемнеңдер колагы ишетми. Ә Аллаһы Тәгалә һәрберсенә ризыгын биреп тора.

Гомумән, шушы кырмыска мисалын гына алсак та, безнең тормышта да шулай бит. Без кайдадыр хезмәт итәбез, шунда безгә хезмәт хакы түлиләр, без шуңа яшибез. Без ризыкны шушы фәлән кешедән килә, я фәлән җирдән килә, дип уйлыйбыз. Юк! Ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә. Ләкин ул бит аны турыдан-туры, күктән иңдерми, кемдер аша бирә.

Хуҗа Нәсреддин белән булган вакыйганы да искә төшереп үтик:

Бервакыт Хуҗа Нәсреддиннең хатыны төне буе: «Синең бит өйгә 20 дирһәм булса да алып кайтканың юк», - дип әйтеп, аның теңкәсенә тиеп чыккан. Хуҗа түзеп тора алмагач, ишегалдына чыккан да, кулларын күтәреп: «Йә Раббым, Синдә 20 дирһәм генә бар бит инде, бир инде миңа шуны, хатыным иза чиктерә бит», - дип дога кыла башлый. Күршедә яшәүче бер байның үзенең өй түбәсенә чыгып, күккә карап утырган вакыты була. Хуҗаның бу сүзләрен ишеткәч, аннан көлеп алырга уйлый. Янчыкка нәкъ 20 дирһәм сала да, Хуҗаның учына ата. Хуҗа исә шатланып: Раббым, Син болай да ирештерәсеңмени?» - дип дога кылып, өенә кереп китә. Иртә белән теге бай күршесе кереп: «Йә Хуҗа, бер көлеп алдым, минем 20 дирһәмемне кайтар. Мин бу янчыкны синнән көлеп алыр өчен генә тотып аттым», - дип әйтә. Хуҗа Нәсреддин: «Ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә бит. Кемдер аркылымы, юкмы, ләкин Ризыкны Аллаһ бирә. Менә миңа ярдәм итәргә дипме, әллә инде көлеп алырга дигән уй беләнме, Аллаһ миңа акча бирүне синең күңелеңә керткән. Ә күңелгә килгән һәрбер яхшы фикер Аллаһтан бит», - дип җавап кайтара.

Кайчакларда бик авыр һәлакәткә дучар булган кеше дә исән кала ала. Ник? Димәк, Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән ризыгы бетмәгән әле. Ә кайчакларда кешенең утырып торган җиреннән дә вафат булуы бар. Димәк, сулар һавасы, эчәчәк суы, ашаячак ризыгы беткән.

Аллаһы Тәгалә кайбер кешеләрне ник бай яраткан да, кайберләрең ник ярлы кылган? Бу сорауга Ислам динендә бик гади карыйлар. Аллаһы Тәгалә һәр кешене үз тәкъдире белән яраткан бит: кемгәдер ризыкны күп итеп язган, кемгәдер аз итеп. Әгәр дә шуны кабул итә алсак, бу безнең шөкрана кылуыбыз була. Ә шөкрана кылучы кешегә Аллаһы Тәгалә ри-зыкны арттырып бирә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә бу дөнья Аллаһ каршында чебен канатыннан кадерлерәк булса, Ул имансыз кешегә бер тамчы су да бирмәс иде», - дип әйтә.

(Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан)

Ләкин Аллаһы Тәгалә һәр кешегә ризыгын биреп тора, жәлләми. Безгә дә Аллаһ биргәннәргә разый булып, шөкрана кылып яшәргә кирәк иде. Авызыбыздан: «Әлхәмдүлилләһ», - дигән сүзләр төшмәсен иде.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан ризыгы - бер ризыкка күп куллар сузылганы», - дип әйтелә.

Ягъни Аллаһы Тәгалә күп кешеләрнең бер өстәл артында җыелып ашауларын хуп күрә, дип әйтәсе килә. Әзерләнгән ризыкны калган мөэмин мөселманнар белән бүлешергә кирәк дигәнне аңлата бу.

Ибраһим пәйгамбәр беркайчан да берүзе, ялгызы гына утырып ашамаган. Моның кыйссасын беләсез:

Бервакыт Ибраһимның ишеген бер кеше шакый: «Әй, Ибраһим, миңа бераз гына ризык бир», - дип әйтә ул. Ибраһим аннан: «Син мөселманмы соң? Аллаһны таныйсыңмы? Аңа итагать итәсеңме?» - дип сорый. Ул исә: «Мин әлегә аннан ерак шул», - дип җавап кайтара. «Алайса кит, мин сиңа ризык бирмим», - дип, Ибраһим теге кешене чыгарып җибәрә. Шулвакыт Аллаһтан Ибраһим пәйгамбәргә вәхи иңә: «Ий, Ибраһим, мин бу кешене, аның Миңа итагать итмәвенә карамастан, бу дөнья йөзендә инде ничә еллар ризыкландырып торам. Бу җир йөзендә ничә мәхлук бар: мөселманнар, кәферләр, хайваннар, бөҗәкләр - барысына да ризык биреп торам. Алар күпме тели - шуның кадәр тукландырам. Ә син Минем бер мәхлугыма ризык бирмәдең». Ибраһим бу кешене эзләп таба, аны алып кайтып, гафу үтенә. Ризык бирә. Бу кеше, Аллаһның рәхмәтен күреп, иман китерә, ягъни мөселман була. Менә шуннан бирле Ибраһим пәйгамбәр беркайчан да үзе генә ашамаган. Берәр кунак килгәнен көткән, йә урамнан берәрсен чакырып, шуның белән уртаклашып ашый торган булган.

Фәрештәләр Лут пәйгамбәрнең кавемен юк итәргә дип килгән вакытта да, Лут аларның фәрештә икәнлекләрен белмәде. Кунакларына соңгы бозавын чалып, аларга шуны китерә. Соңгы ризык! Кунакларга хөрмәт күрсәтү - Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте.

Беркайчан да кәфер булган кешегә кәфер дип әйтмәгез, чөнки берәр көнне ул иманга килә ала. Мөселман да бер көнне, Аллаһ сакласын, кәфер була ала.

Шуңа күрә, кабаттан хәдисне исегезгә төшерәсе килә: «Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан ризыгы - бер ризыкка күп куллар сузылганы».

Шулай ук икенче бер хәдистә: «һәрбер ризык өчен җавап тотасыгыз бар. Әмма бергә җыелып, Коръән укылган мәҗлестәге ризык өчен генә җавап тотмаячаксыз», - дип әйтелә.

Без, татарларда, бу бик таралган күренеш: ашлар үткәрәбез, Коръән укыйбыз. Аллаһ бу гамәлләребезне кабул итсен.

Хәдисләрдә ураза турында да килә. Әгәр берәр кеше ураза тоткан кешене бер йотым су белән генә булса да авыз ачтырса, шул ураза тотучы алган савап кадәр савап алыр, ди. Аз гына ризык, йә бер йотарлык су - күпме генә тәгам күпме савап бирә. Ә бит ураза тотучының әҗер савабы зур, аны Аллаһы Тәгалә Үзе билгели.

Шуңа күрә кунакларны хөрмәтлик. Мосафир булып йөргән кешеләрне дә хөрмәтлик, аларны алып кереп, сыйландырыйк. «Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан ризыгы - бер ризыкка күп куллар сузылганы». Онытмыйк шуны!

Аллаһы Тәгалә һәрберезгә дә малларыбызны күп итеп бирсен. Аларны хәләл кылсын .Үзебезгә дә, балаларыбызга да бәхет, бәрәкәт насыйп әйләсен. Әмин!

Илдус хәзрәт Фаиз, «Болгар» мәчете имам-хатыйбы

«Шура» журналы, 2017 ел №19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев