Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рәнҗемә һәм рәнҗетмә!

Еш кына дөньяда яшәгәндә үзендә булган көч-куәтен, мал-мөлкәтен күреп, кеше Раббысына шөкер итәсе урында масая, үзен башкалардан өстен күрә башлый. Үз өстенлекләре белән үз эчендә куанып яшәсә бер хәл, ләкин ул өстенлекне башкалар да күрергә тиеш. Арадан танымаучылар булса, анысына көч белән танытырга туры килә. Менә шунда кешеләр арасында бер-береңне кимсетү, рәнҗетү, җәберләү кебек гаделсезлек күренешләре килеп чыга инде.

Мин-минлек белән авырган кеше үзе өчен тормыш кыйммәтләрен билгели торган үлчәүне үзе ясый. Пәйгамбәребез: «Ахырзаман алдыннан үлчәүләрнең асты-өскә килер», – диде. Ул үлчәүдә ак кара булып, явызлык изгелек, ялган хаклык булып та күренергә мөмкин. Мин-минлек белән агуланган кешенең башында бер кайгы – тормышның һәр мизгеленнән нәрсәнедер алу, эләктерү, эчендәге «мин»ен канәгатьләндерү. Әлбәттә, андый кеше үз кайгысыннан башка кайгыны күрми, аны үз мәнфәгатеннән башка кешенең мәнфәгате борчымый.

Мин-минлек белән авыручы кеше хаталанса да, хатасын танымый. Кылган явызлыгын мең изгелек чаршавы артына яшерә. Миненә ничек файдалы шулай эшли, шунысы дөрес дип яши.

ИЗГЕЛЕГЕҢ ҮЗЕҢӘ, ЯВЫЗЛЫГЫҢ ҮЗ БАШЫҢА…

Гади күз белән караганда, явызлык кылучының зыяны башкаларга тисә дә, тирәнрәк төшеп баксаң, ахыр чиктә ул явызлыкны кешенең үз-үзенә кайтуын күрергә була. «Һәркемнең изгелеге үзенә, явызлыгы үз башына кайта», – диелә Коръәндә. Шуңа күрә, башка берәүнең хакына керер алдыннан кеше үзенә: «Мин бу явызлыкны үземә, үз балаларыма кылыр идемме?» – дигән сорау куярга тиеш. Чөнки, галәм Хуҗасы куйган канун белән ул явызлыгы кешенең үзенә һәм аның якыннарына кайтачак. Бу иртә белән офыктан кояшның күтәрелүе кебек ачык һәм үзгәрүсез канун. Үзен кызганмаган, якыннарын кызганса иде.

Җәберләнгән, нахакка кимсетелгән күңелдә куркыныч бер хис туа – рәнҗеш. Әгәр йөрәктә кимсетүчегә карата нәфрәт хисләре туса, бу рәнҗеш дип атала. Әгәр хисләрен тыя алмыйча кеше рәнҗетүчегә яман теләк теләсә, аның өчен яман дога кылса, монысы тагын да куркыныч – каргыш дип атала. Рәнҗеш белән каргышның аермасы шунда.

Бер кеше икенче берәүне җәберләп, үз өстенә аның рәнҗешен алса, Аллаһының әмере белән ул рәнҗеш төшми калмый. Еш кына кеше тормышта бәлагә юлыга һәм: «Нишләп мине Аллаһ җәберли соң», – дип Раббысына тел-теш тидерә. Аллаһ берәүне дә җәберләми, кеше үз-үзенә золымлык кыла. Аллаһ Юныс сүрәсендә әйтә: «Аллаһ кешеләргә бер бөртек гаделсезлек тә кылмый, бәлки кешеләр үз үзләренә золымлык кылалар»(44).

Әгәр кемгәдер бәла-каза килсә, гаепне Аллаһыдан эзләргә яратабыз. Чүпне үз күзеңнән эзләү бик авыр. Бәлки кайчандыр, кайдадыр кулдан төшкән чүп үләне җиргә кереп калгандыр, менә хәзер ул килеп чыккандыр. Еш кына без үзебезнең кылган эшләребез, уйламый әйткән сүзләребез белән башкаларны рәнҗетергә мөмкинбез. Явызлык кылган явызлыгын тиз оныта, әмма Аллаһ онытмый.

РӘНҖЕШ ИЯРЕП КАЙТА

Дөнья тормышына алданып, кеше башкаларның хакларына керә. Базарда азык-төлек сатучы үлчәвен «җайлаштыра», машина сатучы кич буе спидометр чигерә, бухгалтерлар кәгазьләр арлы-бирле китерә. Ысуллары төрле, әмма максатлары бер: бөтенесенең дә үз ризыкларын җайлы гына арттырасы килә. Көче азрак булганнары алдап, көчлерәкләре талап ашый. Әмма күп кеше хәрам мал белән бергә өйгә, гаиләгә хәсрәт дигән нәрсәнең дә ияреп кайтканын аңлый алмыйлар. Хатыным, балам, – дип бүген күпме гаилә башлыклары башкаларның өлешләренә кереп, үз өсләренә рәнҗеш җыялар. Андый мал белән өйгә рәнҗеш – хәсрәт ияреп кайта. Бервакыт, мәчеткә бер ата килде һәм эпилепсиядән иза чигүче кызы турында: «Егылып, идәндә калтыранып ята, бер нәрсә эшли алмыйм бит», – дип ачынып-ачынып сөйләде. Кесәсе дә калын, дуслары да күп, бөтенесен бирер иде, ләкин иң кадерле затына ярдәм итә алмый. Аңа ипләп кенә: «Бу хәсрәтегез гаиләгезгә берәр нәрсәгә ияреп кайтмый микән? Әйдә уйлап карыйк әле», – дидем. Ата бераз уйга калды һәм: «Бу афәт минем эшем белән бәйледер. Мин бит ярты шәһәр кибетләрен аракы белән тәэмин итеп торам», – дип җавапны үзе әйтте.

Ул гаиләнең бәласе нәрсә булып беткәндер, белмим, ләкин кеше рәнҗеше гаиләләрне тарата, сәүдәләрне җимерә, тормышларны юк итә…

РӘНҖЕТЕЛГӘННЕҢ ДОГАСЫННАН САКЛАН!

Пәйгамбәребез үзенең сәхабәләрен кая гына җибәрсә дә, аларга: «Кеше рәнҗетә күрмәгез», – дип нәсихәт кылды. Мөгаз ибн Җәбәлне Йәмәнгә озатканда ул аңа: «Рәнҗетелгән кешенең догасыннан саклан, чөнки аның догасы белән Аллаһ арасында пәрдә юк», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Тарих битләрендә үз башына кеше рәнҗешен алып, баш-аяк хәсрәткә чумган бәдбәхетләр аз түгел. Кайвакыт, үзебездә булган көч-куәт белән масаеп, тормышта терәге булмаганга көчсез дип, төкереп карыйбыз шул. Берәр кешене искә алсак, еш кына: «Аның артында кем тора?» – дигән сүзне кулланабыз. Рәнҗетелгән кешенең артында Аллаһ һәм Аның каһәре тора. Аллаһ аны Үзе яклый, рәнҗетүчесен Үзе таба, тиешлесен Үзе бирә.

Моннан 10 еллап элек Әлмәт шәһәренә мәҗлескә баргач, табын артында утыручы бер нефтьче абый шундый хәл сөйләгән иде. «Хәзрәт, ничә еллар «Татнефть»тә тракторчылар төркеменең бригадиры булып эшләдем. Безне Сарман районындагы Илексаз авылына эшкә җибәрделәр. Начальник килеп авыл читендәге бер урынны кара балчыктан ачарга кушты. Шулвакыт, авылдан бер бабай килде һәм: «Сез нишлисез, монда элек авыл зираты иде. Каберләргә тимәгез», – диде. Шулвакыт, мин бригадага эштән туктарга куштым һәм җитәкчелеккә хәбәр бирдем. Җитәкче: «Геологлар кайда казык каккан шунда казыгыз, эшләмәсәң, бар эштән кит», – дип җавап кайтарды. Эштән китәргә туры килде. Киткәндә начальникка: «Каберләргә тимәгез, мәрхүмнәрнең рәнҗеше төшәр. Җир өстендә үлеп ятарсың, күзләреңне кошлар чукыр», – дидем. Аллаһка шөкер, ачка үлмәдем, башка эштә эшләдем. Еллар үтеп, теге начальник югалды. Берничә көннән аның үле гәүдәсен елга буеннан таптылар. Көймә белән елгада ял иткәндә, салган баштан суга төшеп калган. Берничә көннән тәнен яр буеннан таптылар, тәннәрен кошлар чукыган».

Кызганыч, мондый мисалларны һәр авылда, һәр халыкта китерергә була. Кайвакыт кешене аз гына булып тоелган эш белән дә рәнҗетергә мөмкин. Бүген, шәһәрләрдә транспорт күп, ишегалды тар заманда юл уртасында машинасын калдырып китүчеләр дә аз түгел. Кемдер каядыр ашыга иде, үтә алмый барасы җиренә соңга калды, зыян күрде… «Ашыгыч ярдәм» керә алмады, вакытында ярдәм күрсәтмәде… Кемнәрнеңдер күңел рәнҗешләре төшәрдәй сәбәпләр аз түгел. Пәйгамбәребез: «Ике төрле каргаучыдан сакланыгыз», – диде. Кешеләр: «Кемнәр соң алар?» – дип сорады. Ул: «Берсе кешеләрнең юлларына, икенчесе ял итә торган күләгә урыннарына йомыш үтәүчене каргый», – диде. Матур җәйләрдә табигать почмагында ял итим, урман буйларыннан йөреп кайтыйм дисәң, андый каргыш сәбәпләре тулып ята шул.

Күптән түгел, Чистай тирәсендә бер хәзрәт гаиләсе белән тыныч кына кайтып барганда, каршысына килүче машинаның шоферы йоклап китә һәм каршысына чыгып дустымның машинасына бәрелә. Аллаһы Тәгалә маңгайга маңгай бәрелүдән саклап кала. Шөкер, барысы да исән-сау, ләкин, гөнаһ шомлыгы, фаҗига ясаучы машина бер закон саклаучы оешма җитәкчесенеке булып чыга. Нәтиҗәдә, ДТПда һәркем үзе гаепле, машинасын үзе төзәтергә тиеш калды. Карга күзен карга чукымый диләр, дөрес икән. «Канун сакчылары» эшне тыныч кына йомсалар да, эшнең яңасы күкләрдә ачыла. Ә менә анда ачылганны, җайлап-майлап кына яптырып булмый. Башың исән калганга Раббыңа шөкер итеп, гаебеңне танып, син зарар китергән гаиләдән гафу үтенәсе урында, кешенең тиешле җәзадан качу юлларын эзли. Мондый хәлләр көн саен кабатланып тора.

Дөньяда судан коры чыгарга өйрәнгән кешеләр, Аллаһының әмереннән котылып булмаслыгын белсеннәр иде. Әллә нинди биек каланчаларга менсәң дә, әллә ничә кат тимер ишекләр артына качсаң да, явызлыкларыңны әллә нинди матур чаршаулар артына яшерсәң дә, күрмәделәр, сизмәделәр, дип үз-үзеңне юатырга тырышсаң да, Аллаһ күрә, вакыты җиткәч күрсәтә: «Аллаһыны залимнәрнең кылган эшләрен күрми дип уйламагыз» (Ибраһим сүрәсе, 42).

ЯВЫЗЛЫКНЫ СИСТЕМАГА СЫЛТАУ ДӨРЕС ТҮГЕЛ

Еш кына явызлык кылучылар үзләрен: «Бу ил тәртибе өчен, миңа өстән кушылды» – кебек сылтаулар белән акламакчы булалар. Бабамны 1953нче елда «Сталинчы» колхозы рәисе итеп билгеләгәч, 31 яшьлек ул әнисенә кайтып шатлыгын җиткерә. Әнисе улы өчен сөенәсе урында утырып елый һәм: «Колхоз рәисләре кеше рәнҗетә, – диләр. Син дә шулай булырсың микән?» – ди. Күп тә үтми, беренче сынау-имтихан буларак районнан «халыктан сарык җыярга» дигән фәрман килеп төшә. Яшь җитәкче бер карыша, ике карыша, ахыр чиктә аны районның беренчесе үзенә чакырып: «Яки, җыясың, яки китәсең!» – дип китереп куя. Икенче көнне, ничарадан-бичара бабай атын җигеп, берничә малайны алып Колмәт авылына килә. Авыл башында яшәүче Зәкәрия абыйның өенә керә һәм: «Зәкәрия абый, ничә сарыгың бар?» – дип сорый. «Алты», – дип җавап бирә. «Абый, икесен бирәсеңме?», – дип сорый. Зәкәрия абый: «Дәүләтшин энем, барысын да ал. Сәвит власте кеше талап килде, кеше талап бетәр», – ди һәм ишеген шапылдатып яба. Бабай инде бер сарыкны эләктереп өлгергән малайларга хайванны кире җибәрергә куша һәм гаризасын тотып райкомга төшә. Сөйләшеп утырганда бабай гел: «Улым, сарык җыярга куштылар, җыймадым. Халыкка бирдертмәс өчен салам өемнәрен ягарга куштылар, яндырмадым. Күп эзәрлекләделәр, ләкин барыбер эштән алмадылар. Кеше рәнҗетмә, алар сиңа рәхмәтле булсыннар», – дип әйтә иде.

Системага сылтап, кеше рәнҗетү рәнҗештән иминлек булып тормый. «Өстән куштылар» дип манара кисүчеләр дә халык рәнҗешеннән котыла алмадылар.

БАШТА ҖИДЕ КАТ ҮЛЧӘ…

Тормыш булгач төрле хәлләр була, кайвакыт хакыңны да алалар, йөзеңә дә сугалар. Рәнҗеш өчен сәбәпләр еш чыгып тора, ләкин күңелендә иманы булган кеше рәнҗетергә дә, кешегә рәнҗергә дә куркырга тиеш. Бервакыт, пәйгамбәребезне яратмаучы динсезләр аңа: «Әссәмму галәйкә», – диделәр. «Әссәләму галәйкә» – «иминлек сиңа» дип тәрҗемә ителсә, «Әссәмму» – агу, үлем дигән мәгънәне бирә. Бу сүзләрне ишетеп, пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә бик рәнҗеде һәм: «Сезгә Аллаһының ачуы булсын», – диде. Пәйгамбәребез: «Гаишә, бозык телле булма», – диде һәм аларга: «Үзегезгә дә шул теләк», – дип кайтарды. Аларныкы кабул булмый, пәйгамбәрнеке исә кабул. Динебез кешеләргә бар төрле зыян салулардан да сакланырга чакырды һәм: «Мөселман шул, кемнең кулыннан һәм теленнән башкалар имин булдылар», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Кайберәүләр бөтен кешедән дошман күреп: «Мин барыгызга да рәнҗим, минем каргышым төшә!» – дип кычкырынырга, бөтенесен куркытырга яраталар. Кешене нахак каргышың белән дә рәнҗетергә мөмкин. Аллаһ сакласын андый каргыш үзеңә әйләнеп кайтачак. Шуңа күрә кемгәдер рәнҗер алдыннан җиде түгел, җитмеш мәртәбә уйларга кирәк. Бәкли син хәлнең чын хакын белеп бетермисеңдер, бәлки сиңа дөрес хәбәр ирешмәгәндер, бәлки, бәлки… Хикмәт ияләре: «Дустыңа җитмеш гозер тап, тапмасаң гаепне үзеңнән эзлә», – дигәннәр.

Әй, Раббым, безне кеше рәнҗетүдән, нахакка башкаларга рәнҗүдән сакла.



Йосыф ДӘҮЛӘТШИН.

http://АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев