Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рәнҗеш ияреп кайта

Дөнья тормышына алданып, кеше башкаларның хакларына керә. Базарда азык-төлек сатучы үлчәвен "җайлый", машина сатучы кич буе спидометрны кирегә бөтерә, бухгалтерлар кәгазьләрне арлы-бирле китерә.

Ысуллары төрле, әмма максатлары бер: бөтенесенең дә үз ризыкларын җайлы гына арттырасы килә. Көче азрак булганнары алдап, көчлерәкләре талап ашый. Әмма күпләр хәрәм мал белән бергә өйгә, гаиләгә хәсрәт дигән нәрсәнең дә ияреп кайтканын аңлый алмыйлар. "Хатыным, балам", - дип, бүген күпме гаилә башлыклары, башкаларның өлешләренә кереп, үз өсләренә рәнҗеш җыялар. Андый мал белән өйгә рәнҗеш-хәсрәт ияреп кайта. Бервакыт мәчеткә бер ата килде һәм эпилепсиядән иза чигүче кызы турында: "Егылып, идәндә калтыранып ята, бернәрсә эшли алмыйм бит", - дип ачынып-ачынып сөйләде. Кесәсе дә калын, дуслары да күп, бөтенесен бирер иде, ләкин иң кадерле затына ярдәм итә алмый. Аңа ипләп кенә: "Бу хәсрәтегез гаиләгезгә берәр нәрсәгә ияреп кайтмый микән? Әйдә, уйлап карыйк әле", - дидем. Ата бераз уйга калды һәм: "Бу афәт минем эшем белән бәйледер. Мин бит ярты шәһәр кибетләрен аракы белән тәэмин итеп торам", - дип, җавапны үзе әйтте.
Ул гаиләнең бәласе нәрсә булып беткәндер, белмим, ләкин кеше рәнҗеше гаиләләрне тарата, сәүдәләрне җимерә, тормышларны юк итә…
Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.
Фото: http://matbugat.ru/news/?id=2207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250