Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рөстәм Миңнеханов: Дин әһелләре гел безнең белән, бердәм булсак, без көчле булачакбыз

Сезне чын күңелдән Изге Болгар җирендә сәламлим. Һәммәбезгә исәнлек- саулык, укыган догалар, намазларны Аллаһ кабул итсен.

Бүген Изге Болгар җыенында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ата-бабаларга ихтирам күрсәтү әһәмиятен әйтте. «Без ата-бабаларның хәтерен саклыйбыз, яшьләрнең дә саклавын телибез», - диде.

«Сезне чын күңелдән Изге Болгар җирендә сәламлим. Һәммәбезгә исәнлек- саулык, укыган догалар, намазларны Аллаһ кабул итсен. Илебез гөрләп торсын, республика алга барсын, хәерле эшләр булсын! Шушы бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт!» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.

Ул ислам дине 1102 ел элек ата-бабаларыбыз белән Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгәнен искәртте. «Дин безнең белән бергә яши. Киләчәк буыннарга үрнәк итеп, телебез, динебез, гореф-гадәтләрне саклап калырга тиешбез. Бу эштә, хөрмәтле хәзрәтләр, сезгә зур рәхмәт! Сезгә таянабыз, сезнең белән бергә эшлибез. Дин әһелләре гел безнең белән, бердәм булсак, без көчле булачакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул православие дине вәкилләре белән республикада дуслык, хөрмәт мөнәсәбәтләре яшәгәнен билгеләп узды. «Митрополит һәрвакыт безнең белән бергә. Православие дини бәйрәмнәренә ихтирам белән карыйбыз. Россия дәүләтенең уңышы шунда. Бөтен милләтләрнең үзен саклап калырга мөмкинлекләре бар», - дип ассызыклады.

«Бүген мөселманнар бәйрәме. Без Аллаһ догаларны кабул итсен, дип телибез. Гади булмаган вакытта яшибез - Россия дәүләтенә җиңү, чәчәк атуны телибез. Татарстан Россиянең алдынгы төбәге булырга тиеш. Без барыбыз да илебез патриотлары. Милләтең белән кем генә булсаң да, нинди генә дин тотсаң да, бу безнең ил», - диде Татарстан Рәисе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар