Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Мирас бүлгәндә нотариуслар дин тәртибен белсен иде

Ислам дине кануннары Россия законнарын бозмый, ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

Мөселманнар васыять буенча мирас бүлгәндә нотариаль палатада дин кануннарын белсеннәр иде, дигән фикерен әйтте Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дип хәбәр итә "Татар-информ".

«Безнең милләт кешеләре нотариаль конторага васыять буенча мирас бүлергә килгәндә, нотариуслар дин тәртибен белсен иде. Ул Россия кануннарын бозмый. Мал-мөлкәтне бүлгәндә кемгә күпме тиеш булуын Аллаһы Тәгалә төгәл итеп Коръәндә әйткән. Без анда ниндидер яңалык кертә алмыйбыз», — диде ул «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында.

Исегезгә төшерәбез, «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә Татарстан нотариаль палатасы да катнаша.

«Без Коръән, Рәсүлебез әйткән сүзләрне беләбез, ләкин Россия кануннары да бар. Шуңа да бәйгедә ел саен Нотариаль палатаны катнаштырабыз. Чөнки васыятьнамә хәзерге вакытта шушы нотариаль контора аша үтә», — дип сөйләде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, бәйгенең жюри әгъзасы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Фото: Рамли Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мирас