Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рөстәм Миңнеханов: исерек шоферларны кызганырга ярамый, шунда ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк

Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә барлыгы 200 дән артык кеше үлгән, аларның һәр дүртенчесе – исерек шоферлар гаебе белән.

Исерек килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр — җинаятьчеләр, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең уртак утырышында.

Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин 2020 елның 11 аенда 200 дән артык кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булган, аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе белән һәлак булган, дип сөйләде.

Хохоринның докладын тыңлагач, Рөстәм Миңнеханов исерек шоферларга җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте.

«Әгәр кеше исерек килеш руль артына утырса - бу бит куркыныч кеше. Бу җинаятьче. Без моңа чик куярга тиеш. Исерек шоферларны кызганырга ярамый, аларның машина йөртү хокукларын шунда ук алырга кирәк», — диде ул.

Тулырак: ТИ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камил хәзрәт Сәмигуллин