Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рухи байлыкка омтылыйк!

Соңгы вакытта Пәйгамбәребезнең чәч-сакал бөртекләре турында күп сөйли башладылар.

Таҗетдин хәзрәтләре ничә ел каешына кыстырып йөргән изге чәчне: "Болгарга зур манара өстенә куйыйк, татар җиренә бәрәкәт кайтыр", - диде. Уфага бәракәт җиткән ахры. Рамзанның Дубайдагы бер дусты аңа йә Пәйгамбәрнең киемнәрен, йә су эчкән касәсен, йә чәчләрен китерә икән. Ингушетиянең дә бер бае сакал бөртеген кайтарту өчен күп тырышты. Шөкер, күптән түгел ачылган Мәскәү Җәмигъ мәчетенә дә өлеш чыкты: Рамзан "Сердце Чечни" мәчетендә сакланган чәч бөртеген илебезнең төп мәчетенә бүләк итте. Меңләгән мөселманнар "сакал шәриф"тән аз булса да бәрәкәт алырга, яшьләр шул сакал бөртеге салынган савыт янына басып, селфи ясарга ашкындылар. Кайбер дин әһелләре: "Менә хәзер башкалабызга бәрәкәт иңәчәк", - дип тә әйттеләр.

Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең әйберләре чыннан да изгеме? Әлбәттә, Аллаһының илчесе җир һәм күкләр өчен бәрәкәт булып килде, аның чәче-сакалы да, киеме дә, хәтта тәненнән чыккан тире дә изге булды. Еш кына сәхабәләр ул йоклаганда чигәсеннән шытып чыккан тир тамчыларын алып, аны хушбуй буларак кулландылар. Чөнки Пәйгамбәрнең тәненнән тир урынына исле май чыкты. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) хатыны Өммә Сәләмәдә дә Пәйгамбәрнең чәчләре була, авырганда ул аны суга салып, шул суны эчә. Пәйгамбәрнең чәч бөртеге дә изге булуда шигебез юк? Әмма бүгенге көнгә кадәр Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең чәче, киемнәре, касәсе ничек сакланган икән? Менә нәрсә шик тудыра. Ул нәрсәләрнең чыннан да Пәйгамбәр (с.г.в.с.)неке булуын кем дәлилли ала? Янәсе, кемдер Пәйгамбәрнең вафатыннан соң сакалын кисеп алган да, киләсе буыннарга тапшырган. Гомумән, дин буенча, мәетнең чәчләренә, тырнакларына тию хәерле эш саналмый. Үзенеке үзе белән китсен, диелә.

Ни өчен өммәтнең зур галимнәре үз китапларында бу нәрсәләр турында язып калдырмаганнар? Үз галимнәребез Шиһабетдин, Ризаэтдин хәзрәтләрнең дә хезмәтләрендә бу нәрсәләр күренми. Танылган тарихчы Әхмәт Баша Тимур: "Кешеләрдә йөргән чәч бөртекләре сәхабәләргә бирелгән чәч бөртекләреннән калган, әмма аларның чынын ялганыннан аеру бик авыр", - дип яза. ("Пәйгамбәрләр әсәрләре" китабы, 91нче бит).

Күп сәхабәләр Пәйгамбәрнең кабереннән, яшәгән җирләреннән табыну урыннары ясарлар дип курыкканнар. Гомәр ибн Хәттаб хәлиф булганда, кайбер кешеләрнең "ант агачы" - бәягать агачы (аның астында кешеләр Пәйгамбәргә ант китерделәр) тирәли җыелышып, ул агачны артык изгеләштерә башлауларын күреп, агачны бөтенләй кистерә. Чөнки кешелек бер Аллаһыга гына табынырга, Аңа гына кол булып яшәргә тиеш. Бер Пәйгамбәр дә, сәхабә яки әүлия дә иляһ урынына лаек түгел. Бервакыт, Гомәр Кәгъбадагы кара ташка килеп: "Син таш кына, Аллаһыдан башка һичкемгә файда яки зарар китерергә кодрәтле түгелсең. Әгәр сине Пәйгамбәр (с.г.в.с.) үпмәгән булса, мин дә сине үпмәс идем", - дигән.

Соңгы вакытта мөселман өммәтенә дә насаралардагы кебек "святые мощи"лар кертә башладылар түгелме? Пәйгамбәр (с.г.в.с.): "Насаралар Гайсәне һәм әнисен бөекләгән кебек мине бөекләмәгез, чөнки мин кол", - диде. Мәчетләребез михрабларына изге сүрәләр урынына, "изге" сурәтләр ясаудан Аллаһ сакласын. Башкаларның диннәренә тел-теш тидермим, үзара хөрмәт кирәк, әмма безнең үз динебез, үз кыйблабыз, үз гореф-гадәтләребез бар.

Дөньясы һәм ахирәте өчен бәрәкәт алырга теләгән кеше Пәйгамбәр (с.г.в.с.) калдырган матди әйберләрне түгел, ә рухи байлык эзләсен. Аның хәдисләрен өйрәнсен, кулына Коръән алсын, хәрефләрен өйрәнеп, тормышын Пәйгамбәр алып килгән нур белән зиннәтләсен.

Фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250