Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

САБЫР БУЛЫЙК

Таҗлы вирус үз вакыты белән бер үтәр, ләкин Аллаһ безне шушы вируслар аша бер сынап, сынатып карыйдыр.

Коронавирус турында хәбәр таралгач, кешеләргә өйдә утырырга кушылды. Вирус башта күпләрне куркытты, өйдә утыруны кулаерак күрделәр. Әмма бер унбиш көн генә өйдә бер кая да чыкмыйча утыруны кисәтсәләрдә, таҗлы вирус чигенмәде. Инде ике айга якын өйдә утыручыларның сабырлыгы сына башлады. Кайчан бетә инде, кайчан урамга чыгам, кайчан эшкә чыгам инде дип уфтануллар башланды кешедә.

Ә, бер көнне бер танышым миңа шалтыратып, карантин вакытында сиңа авыр түгелме, син өйдә көненне ничек уздырасын дип хәлемне сорашып сораулар яудырды. Мин әйтәм шөкер, минем болайда гомер буе "карантин" бит инде, язмышым аркасында, менә ярты гомеремне Аллаһка рәхмәт укып өйдә үз көнемне күреп яшим әле дип, - елмайдым.

Телефонны куйгач хәйран уйларга бирелеп тордым. Аңлыйм мин кешеләрне, алар сау-сәламәт, эшкә баралар кайталар, тормыш көйлиләр, тегесен табалар, монсын эзлиләр, мең төрле мәшәкатьләр өстендә йөгерәләр, кыскасы, дөньяны куып җитәргә кирәк. Көтмәгәндә җир йөзен шушы вирус биләп алуы күпләрне борчуга салды, кешеләр айлар буе өйдә торып алҗыды, кадерле эшләре сагындыра башлады, якын туганнарга, дусларга барып хәл белеп килү теләге көчәйде, күңелләренең иреккә чыгасы килә. Гөрләп торган урамннар тып-тын, кешеләр дә сирәк күренгәли, бик йөрмиләр, өйләрдә моңсу, хәер һәркем ниндидер, авыр моңсулыкка бирелде. Әле бу еллар буе сузылса... Уйларга куркыныч. Юк, болай булмый, танышым мине өйдә ничек көн уздыруымны сораганнан соң, мин сау - сәламәт дусларымның, туганнарымның хәлен белешә башладым. Барсының сүзләре бер, ардык, әллә нәрсә шунда урамыда, көннәредә диләр.

Ә мин язмышымда сыналып бераз үз тәҗрибәмнән чыгып, сабырлык белән яшәргә кирәклеген, һәм өйдә көннәрне ничек файдалы итеп үткәрергә кирәклеген аңлатып аларга өмет кабызам. Мәсәлән телефон ватсабында көйләп бәйлү түгәрәге ачтым, күңелле аралашу җае тудырылды, һ.б.

Таҗлы вирус үз вакыты белән бер үтәр, ләкин Аллаһ безне шушы вируслар аша бер сынап, сынатып карыйдыр. Төптән уйлаганда, без һәр туган көнебезгә, Аллаһка шөкер итәбезме, кешеләргә без рәхимлеме, ризыклар өчен көндә рәхмәт укып дога кылабызмы, авыруларның көндә хәлен беләбезме, мохтаҗлар нихәл дә?! Аллаһы Тәгалә барсында белә, күрә. ә без нигәдер тормышны гына уйлап аннан еракка китәбез.

Инде иң кадерле, иң изге УРАЗА аена кердек. Шушы айларда күңелләребезне догага, уразага, намазга кертеп, шушы дөньяга һәм тормышыбызга хәерле бәрәкәт сорап яшик. Сабыр төбе - сары алтын диләр, сабырлык белән җиңеп яшик авырлыкларны!    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан коронавирус