«Сабырларга сөенеч бирермен»...
Бәхетле булсын өчен адәм баласына ике генә нәрсә кирәк: үзе һәм якыннары сәламәт, гаиләсе тыныч булса, аңа бүтән әйбер кирәк түгел.
Әмма адәм баласының бер җире дә авырмаса, ул дөнья куып чаба башлый. Аңа һаман җитми, аның өчен Аллаһ та юк, бернәрсә дә юк. Фәкать байлык, дөнья куу кирәк. Авырый башласак, бөтенебез дә фәлсәфәгә биреләбез. Аллаһы Тәгалә шуңа күрә искә төшерә. Бәндә уйлансын дип. Аллаһы Тәгалә кисәтә: үлемне искә төшерегез, истә тотыгыз, ди. Авырсак, үлем дә, Аллаһы Тәгалә дә искә төшә, нәзерләр дә әйтәбез, сәдакалар да тотып йөгерәбез. Сәдака бирүгә, кара, нәтиҗәсе күренми әле дип, шаккатып та йөрибез. Аллаһы Тәгалә нәрсә диде: «Шат вакытыгызда искә алыгыз», – диде. Сөенечле вакытта биргән сәдаканың әҗере, кайгылы вакытта биргәнгә караганда, 100 мәртәбә артыграк.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый бер сүзе бар: «Изге гамәл кылмаган кешенең малын шайтан аз итеп күрсәтер. Аның дәүләте таулар кадәр булса да, ул аның күзенә гел аз, гел бетәр кебек күренер, беркайчан да канәгатьлек хисе табалмас». Аллаһы Тәгалә әйтте: «Шөкерана кылыгыз минем биргән нигъмәтләремә, берүк көфранә кыла күрмәгез», – диде. Ягъни артыгын алып, исраф итеп, черетеп, күгәртеп бетерә күрмәгез диде. Бүген без, кызганычка, көфран нигъмәткә бик күп юл куябыз, кирәгеннән артык киемнәр алабыз, кирәгеннән артык ризыклар әзерлибез. Без сакчыл булырга тиешбез. Җәбраил фәрештә әйтте: «Көфран нигъмәткә юл куелган җирдәге малда бәрәкәт булмас», – диде.
«Әл-Бәкара» сүрәсенең 153 аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «...Әй, иманлы кешеләр, намаз укуда сабырлык күрсәтегез. Аллаһ сабырлар белән», – ди. Чөнки Аллаһы Тәгаләгә дә билгеле: биш вакыт намаз ул – авыр хезмәт, мактаулы хезмәт, аңа вакыт, түземлек, ихтыяр көче кирәк. Димәк, без Аллаһ кушканча намаз укысак, Аңа якынаябыз, Аның булышканын, ярдәмен дә тоябыз.
«Арагыздан иман белән үткән кешеләрне – Аллаһ юлында йөреп үткән кешеләрне үлекләр дип санамагыз, – диде Аллаһы Тәгалә. – Аларның яшәүләре сезгә охшамаган, аларның үзләренә ризыклары һәрвакыт бирелеп торыр. Алар сезнең хәлегезне белеп торырлар». Иман белән үткән кешеләрнең җаннары пәнҗешәмбе көнне кояш баеганнан башлап, җомга көн кояш баеганга кадәр җир йөзенә җибәреләләр. Алар безнең арабызда дога өмет итеп йөриләр. Ә инде Аллаһ юк дип, имансыз үткән кешеләр кайтмый, аларга дога ирешми, алар тоткынлыкта торалар.
Без исә кайчак җомга намазына да килмибез, үзебезнең нигездән чыккан, бездән дога өмет итүче әти-әниләребез, әби-бабаларыбызны искә алып, дога да кылмыйбыз. Фәрештәләр аларның каршыларына шушы укыган догаларны табаклар белән китереп куярлар ди, синең рухыңа бүген шушының хәтле дога булды, шуның хәтле сәдакә бирелде дип әйтерләр ди. Бүтәннәре, җир йөзенә килсәләр дә, буш кул белән китәрләр. Шуңа күрә, без алар юк инде дип йөрергә тиеш түгел, үзебезнең нигездән чыккан әрвахлар рухына дога кылып, Коръән аятьләре укып, урыннарын җәннәттә кыл, гөнаһларын ярлыка дип искә алырга тиеш.
Аллаһы Тәгалә: «Сөенеч бирермен сабырларга», – ди. Нинди кешеләр сабыр? Кайгы, авырлык килгәндә, малларына кимлек килгәндә: «Иннә лилләәһи, үә иннә иләйһи рааҗигүүн», – дип әйтеп, дога кылган кешеләргә сабырлык иңәр. Без берәүнең үлгәнен ишетсәк тә, авырсак, берәр малыбыз үлсә дә, чынаяк тәлинкәсе төшеп ватылса да, иң беренче итеп, шушы сүзләрне әйтеп, Аллаһның шушы казасына риза икәнне белдерергә тиеш. Хакыйкатьтә ул безнең өчен каза да булмый.
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев