Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Садака турында

«Ярты хөрмә садака кылып кына булса да, уттан сакланыгыз. Моны тапмасагыз, сораучыны яхшы вә йомшак сүз белән кайтарыгыз!» (Сахих Муслим).

Ягъни ярты хөрмә яки бер телем икмәк садака кылып булса да, җәһәннәмнән үзегезне котылдырыгыз. Әгәр дә шул нәрсәләрегез булмаса, ул вакыт йомшак сүз белән гафу үтенегез, ул да садака булып саналыр.

Мәдинәдә хөрмә күп булганлыктан, Рәсүлүллаһ хәзрәтләре «ярты хөрмә» дип сөйли, әмма максат — аз гына нәрсә булса да садака кылыгыз, димәктер. Имам Бухари вә башка хәдис галимнәре риваять итүенә күрә, «Аларның малларыннан садака ал» аять кәримәсе иңгәннән соң, сахабәләр, базарларга барып, хәтта йөк ташучы булып, азмы-күпме акча табып садака бирә торган булганнар. Габдерахман ибн Гауф ярты малын садака итте. Монафикълар, моны күреп, ачуларыннан: «Рия өчен садака кыла», — дип сөйлиләр. Әбу Гакыйль әл-Әнсари дүрт кадак кадәр хөрмә китергән иде. Монафикълар: «Инде Аллаһ синең дүрт кадак хөрмәңә мохтаҗдыр!» — диләр. Шул вакытта «Тәүбә» сүрәсенең 79 нчы аяте иңә [Коръән 9:79]. «Мөэминнәрдән нәфел садакалар бирүчеләрне һәм маңгай тирләре белән тапкан кешеләрнең садакаларын мәсхәрә кылучыларны Аллаһу Тәгалә мәсхәрә кылыр вә аларга каты газап булыр» мәгънәсендә.

Рәсүлүллаһ хәзрәтләренең ярты хөрмә генә булса да бирергә кушуының максаты — фәкыйрьләрнең хәлләрен яхшырту өчен кешеләрне кызыксындыру, өндәү. Ул вакытта фәкыйрьләрнең хәлләрен кулдан чыгарып бирү белән генә яхшырту мөмкин иде. Әгәр дә фәкыйрьләр өчен бүгенге кебек эш табып бирү вә аларны һөнәргә өйрәтеп, киләчәкләрен тәэмин итү мөмкин булган булса, әлбәттә, шуңа өндәгән булыр иде һәм шулай булды да. Бер фәкыйрь сәхабәгә балта саплап бирүе вә аңа утын кисеп сатарга кушуы риваять ителгән. (Сүнән Әбу Дауд)

Ризаэддин Фахретдинов, 
«Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: садака