Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сафия, Раяз һәм башкалар

Үткән ел да Әмир, Сәйдә, Сафия, Самат, Сәед, Кәрим, Хәят исемнәре күп кушылган. Динислам, Сөләйман, Салих, Мәдинә, Нәфисә, Габделгазиз, Бәхтияр, Мәлик кебек исемнәр бистәдә дә, авылларда да очрый.

Күптән түгел үткән имамнар җыелышында үткән ел районыбызда туган балаларга кушылган исемнәргә анализ ясалды.

–Шундый еллар да булды, баштарак без мәгънәсе ягыннан камил булмаган 40-50шәр исем кушылган очракларны анализлый идек. Бу юнәлештә имамнарыбыз белән дистә еллап алып барылган эшебезнең матур нәтиҗәсе бар, андый исемнәр кушу елдан-ел кими. Әмма үткән ел да шундый 14 исем кушылган әле, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Болары бәлки безнең имамнар кушкан исемнәр түгелдер, ни дисәк тә, халыкта әле: «Үзебезнең авыл имамы без теләгән исемне кушмаган иде, Казаннан бер бабай алып кайтып куштырдык», – диеп сөйләүчеләр дә бар. 

Район үзәгендә бу иң зур проблема була, биредә шундый ун-унбер исем кушыла иде. Үткән ел дүрт исем генә калган. Ниһаять, үзебезнең Раязга – җырчы Раяз Фәсыйховка ияреп кушылган Раяз исеме дә кимеп, быел районда берәү генә кушылган. Бу хакта күп әйтсәк тә, Раязга Рияз исеме кушарга теләгәннәр, анысының мәгънәсе матур дисәк тә, җырчыга мәхәббәт көчле.

Данистан да арынып бетә алмыйбыз әле. Данлыклы хоккейчыга мәхәббәт шулай ук бик көчле. Альмир, Раяна, Тамерлан, Марсель исемнәрен кушу очраклары да бар. Әмма күпчелек мәгънәле дә, матур яңгырашлы да исемнәр кушу яклы.

Үткән ел да Әмир, Сәйдә, Сафия, Самат, Сәед, Кәрим, Хәят исемнәре күп кушылган. Динислам, Сөләйман, Салих, Мәдинә, Нәфисә, Габделгазиз, Бәхтияр, Мәлик кебек исемнәр бистәдә дә, авылларда да очрый. Шуны истә тотсак иде, балага исем кушу – бик җаваплы һәм мөһим вакыйга.

Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», – дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады.

Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң — кристалларның сурәте ямьсез харәбә хәленә килә һәм ул су кешегә үтергеч дәрәҗәдә начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80 проценттан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең никадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.

Районыбызда бүген 40тан артык мәчет эшли, һәркайсында диярлек мөфти тарафыннан билгеләнеп, шаһәдәтнамә бирелгән имам эшли. Исем кушу, җеназа уку, никах уку фәкать шул имамнар тарафыннан яки алар рөхсәт иткән кешеләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Шулай булмаса, бу эшне башкаручы да, аны чакыручы да зур гөнаһлы булалар, гөнаһ ягыннан бу фетнә чыгаруга тиң. Фетнә чыгару кеше үтерү, зина кылудан да яман. Кыямәт көнендә һәр мәхәллә халкы үзенең имамы белән бергә Аллаһ хозурына җавапка барачак. Имамга итагать итмәгән кеше бу көнгә ышанмый дигән сүз, шуның аркасында дөньядан имансыз үтүе бар. Үлгәннәң соң терелүгә ышану – иманның җиде фарызының берсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә «Имамга итәгать итмәгән кеше җаһилияттә кубарылган кебек булыр», – диде, ягъни имансыз үтәр.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исем исем кушу

2
X