Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәһидләр рухына дога кылдык

Халыкта: «Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк,» – дигән гыйбарә бар. Бу уңайдай 17 май көнне зур, истәлекле чара үткәрелде.

Түнтәр авылының тарихчы-галиме, аны «Халык академигы» дип тә әйтеп булыр иде, Рәфхат Шәкүр улы Зариповның тырышлыгы белән 1919 елның 8 маенда Малмыжда атып үтерелгән Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәт улын искә алу җыены үткәрелде.

Иртән Малмыжның Туган якны өйрәнү музеена мөхтәрәм кунаклар — Балтач районының мөхтәсибе Җәлил хәзрәт, Киров өлкәсе мөселманнары мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, гаиләсе белән Казаннан кайткан, Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгының кызы Диләрә ханым Мөхәммәдьярова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Чепья музее хезмәткәрләре килде.

Ишмөхәммәт хәзрәтне без данлыклы «Ишми ишан» кушаматы белән беләбез. Ул тарихи, якын тирәдә бик дәрәҗәле булган, бик күп дин белгечләре, имамнар әзерләп чыгарган Түнтәр мәдрәсәсәсендә 42 ел мөдәррис (директор) булып тора. Хәзрәтнең һәрнәрсәгә үз фикере була. Ислам динендә «җәдидчеләр» тармагы барлыкка килгәч тә, ул үз юнәлешен үзгәртми, «кадимче» булып кала. Бу чорларда Түнтәр мәдрәсәсендә ике юнәлеш тә укытыла. Җәдидче-ләргә Мөхәммәтгали ишан, кадимчеләргә Ишмөхәммәт хәзрәт җитәкчелек итә. Октябрь инкыйлабыннан соң, илдә зур үзгәрешләр башлана.

Халыкның бер өлеше моңа каршы чыга. Бигрәк тә яңа хакимиятнең дингә каршы булуы, аның мәчетләрне, чиркәүләрне җимерүе, ябуы халыкта зур ризасызлык тудыра. Ил, хәтта гаиләләр дә икегә бүленә, граҗданнар сугышы башлана. Большевикларга, инкыйлабка каршы булган, патша генералы Колчак зур гаскәр туплап, Малмыжга килеп җитә яза. Нократ елгасы буеннан атышулар башлана. Халыкны Колчак ягына котыртудан куркып, апрель аенда дин башлыкларын, имамамнарны, атакайларны-попларны күпләп кулга алулар башлана. Алар Малмыж төрмәсенә ябылалар. Аклар инде Малмыжга бик якынайгач, аларны судсыз-нисез юк итү башлана. Тиз арада 15 дин әһеле атып үтерелә. Аларның берсе шул тирәдәге чиркәүнең атакае, 14е төрле татар авылларыннан кулга алган муллалар була.

Ишмөхәммәт хәзрәтне 8 майда атып үтерәләр. Аңа кулга алынасына алдан хәбәр биреп, Төркиягә китәргә тәкъдим ясасалар да, ул «минем гаебем юк», дип риза булмый. Хәзрәтне җәзалап үтерәсе көнне, аның белән саубуллашырга Түнтәрдән дә килеп карап торалар. Хәзрәт үзенең үлемен вакытын тәһлил әйтеп каршылый. Мәетләрне чокырга балчык сибеп кенә калдырып китәләр. Беренче төндә үк атакай мәетен урлыйлар. Икенче төндә Түнтәр ир-атлары төшеп Ишмөхәммәт хәзрәт мәетен дә алып китәләр. Аны Түнтәргә алып кайтмыйча, Борнак авылында юып, кәфенлекләп, Борнак зиратына мөселманча итеп җирлиләр.

Икенче көнне мәетне эзләп чекистлар Түнтәргә килеп җитәләр. Йосыпов Мөхәммәтәмин абый, Ишми хәзрәтне Борнак авылына кияүгә чыгып, беренче баласын тапканда вафат булган кызының кабере янына күмелүен әйтә. Шуннан чыгып, Ишмөхәммәт хәзрәтнең каберен барлап, соңрак аңа заманча кабер ташы, чардуган куелды. Ул хәзер районыбызның тарихи урыннарының берсе. Малмыж шәһәрендә булган канлы вакыйгаларны искә алып, аның кыскача тарихны тәсвирлап татар һәм рус телләрендә ясалган «Мәгълүмати такта» бу шәһәрнең Крайны өйрәнү музеена куелды.

Музей хезмәткәрләре безне бик җылы кабул иттеләр. Кереш сүз белән аның директоры Толмачева Людмила Владимировна мөрәҗәгать итте. Ул бу чараны бик хуплады, аның үзенең бабасы да чиркәүдә поп булып, репрессия корбаны була. Аның әйтүенчә, 1919-1940 елларда Малмыж губернасында гына да 600 дин әһеленең большевиклар тарафыннан юк ителүе документлар белән раслана. Музейга җыйналган кунаклар үзара аралаштылар, фикерләрен белдерделәр.

Җәлил хәзрәт Ишмөхәммәт хәзрәтнең тирән белемле булуын, аның хәтта, күренекле дин белгече, тарихчы Ш. Мәрҗәни белән дә Коръән тәфсирләре буенча килешмәгән үз фикерләре булуын җиткерде. Казаннан килгән Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгының кызы Диләрә ханым бабаларын шулай зурлап искә алулар өчен зур рәхмәт белдерде. Ул үзе Шода мулласы Сәетгәрәй хәзрәтнең оныгы Гәүһәрия кызы булып, Сәетгәрәйнең хатыны Ишми ишан кызы Фатима була. Сәетгәрәй хәзрәт күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы.

Чараны оештыручы Рәфхат Шәкүр улы чыгышында тарихи Түнтәр мәдрәсәсе, анда эшләгән Мөхәммәтгали ишанның, Ишмөхәммәт хәзрәтнең эшчәнлегенә киң тукталды. Чыгышлардан соң, музейда мәгълүмати тактаны калдырып, дин әһелләрен аткан аланга юл тоттык. Бу урында шәһид киткәннәр рухына Коръән укып, дога кылдык.

Соңрак Ишмөхәммәт хәзрәт күмелгән Борнак авылы зиратына юнәлдек. Зиратта хәзрәт анда күмелгән барлык әрвахлар рухына Коръән укып, дога кылдык. Шуннан соң вакыйгаларның чишмә башы булган Түнтәргә бардык. Бу авыл зиратында борынгы, бай тарихлы мәдрәсәле авыл булганлыгын раслаган 28 кабер ташы бар. Р. Зарипов тарафыннан «Ишан каберлеге» дигән тактада зур тарихи материал бирелгән. Такта Мөхммәтгали ишан, аның гаиләсе күмелгән урынга куелган. Монда шулай ук әрвахлар рухына Коръән укып дога кылынды.

Килгән кунаклар Түнтәр мәчетенең музеенда да күп мәгълүмат алдылар. Музейда мәдрәсәдә эшләгән җиде имамның һәрберсенең нәсел тамырларын чагылдырган шәҗәрәләре эшләнгән. Мөхәммәтгали ишан мәдрсәнең бишенче имамы була. Сәяхәтнең йомгаклау өлеше Түнтәр мәчетендә дәвам итте.

Рәфхат әфәнденең әйтүенә караганда, элекеге мәдрәсәләрнең өч бинасы исән калган Татарстанда Түнтәр авылы гына бар. Җәлил хәзрәт, алдагы елдан башлап, һәр елны районда Борнак, Түнтәр авылы мәчетләре көче, район мөхтәсибәте ярдәме белән «Мөхәммәтгали ишан укулары» уздырырга кирәк дигән фикер әйтте. Хәзрәтнең бу фикере хуплауга лаек. Бу очрашу гыйбрәтле һәм бик кирәкле булды, дип саныйм.

 

Солтан Фатихов,

Балтач районының Аксакаллар шурасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш