Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сак булыгыз: Йәһвә Шаһитләре

Соңгы вакытларда безнең Балтачыбызда һәм кайбер авылларда Йәһвә Шаһитләре (рус.Свидетели Иегова, икенче исеме: Общество Сторожевой Башни) төркеме үзләренең секталарына өндәү эшләрен җанландырды.

Без барыбыз да диярлек үзебезнең почта янчыкларыбызда аларның китапчыкларын тапканыбыз бардыр. Яки кемнәрдер килеп Гайсә яки Библия турында беләсеңме, дип сүз башлаганнары булгандыр. Белеп торыйк алар Йәһвә Шаһитләре. Алар традицион христиан чиркәүләренең төп ышануларын кире каксалар да үзләрен: "без христианнар" диләр, бары аларның төркеменә керүчеләр генә киләчәктә мәңгелек бәхеткә ирешә алачаклар, дип ышандырмакчы булалар.

Алар хакында кыскача мәгүлүмат

Бу секта 1874 елда төзелә, мәркәзе АКШның Бруклин шәһәрендә. Гади халыкка сөйләгәндә алар Аллаһ, Бог дип сөйләсәләр дә, үзара алар Аллаһны Йәһвә дип атыйлар.

Алар фикеренчә тиздән кыямәт көне җитәчәк Йәһвә (Аллаһ) бөтен гөнаһлы кешеләрне һәлак итәчәк һәм фәкать Йәһвә Шаһитләре генә исән кала, элек үлгән пәйгамбәрләрне, изгеләрне Йәһвә терелтәчәк һәм алар барысы бергәләп җирдәге җәннәттә мәңгелек рәхәт, матур һәм бәхетле тормыш белән яшәячәкләр. Гөнаһ кылулар, явызлыклар булмаячак. Хәтта ерткыч хайваннар да башка җәнлекләрне үтермәсләр, бер кемгә дә тимәсләр, ит урынына үлән, үсемлекләр белән генә тукланачаклар, дип сөйлиләр.

Йәһвә Шаһитенә куелган тыюлар да бар һәм ул аларны бозса гөнаһлы булыр. Болар: кан салдыру, армиядә хезмәт итү, кулга корал алу, хәтта ватанны сакларга кирәк булса да; аучылык һәм балык тоту белән шөгельләнү, (әмма ит ашау ярый); көрәш һәм каратэ кебек спорт төрләре белән шөгелләнү; югары белем алу, чөнки бу Библияне өйрәнүдә комачаулык итә, дип уйлыйлар; карьера ясау; аклану; фән һәм иҗат эше белән шөгелләнү; сәясәттә катнашу, сайлауларга бару; үзенең милләте турында уйлау, милли бәйрәмнәрдә катнашу; башка дин китапларын уку; секта җитәкчеләренең сүзеннән чыгу, аларны тәнкыйтьләү. Соңгысы аеруча тыела, шул сәбәпле җитәкчелек аларның аңы белән тулысынча идарә итәләр. Дөрес, сектага яңа керүчеләргә бу хакта хәбәр ителми, алар инде соңыннан боларны кабул итәргә мәҗбүр булалар.

Америка Кушма Штатлары һәм Австралия галимнәренең соӊгы фәнни өйрәнүләре күрсәткәнчә, Йәһвә Шаһитләре вәкилләре башкала диндә булганнарга караганда төрле психик авырулар белән күбрәк чирлиләр. Психик проблемалары булган кешеләр аларга кушылгач хәлләре тагы да авырайганы күзәтелә.

Йәһвә Шаһитләренең иң зур кимчелеге, аларныӊ Ахырзаман көнен төгәл билгеләүдә. Алар халыкка 1914, 1915, 1916, 1918, 1925, 1972 елларда Гайсә пәйгамбәр, ахырзаман килә, дип игълан ителәр. Ә инде иң таралганы - 1975 елда ахырзаман килә, дип ялган хәбәр тарату. Бу вакытта төрле илләрдә бик күп халык курку белән Ахырзаманны көтте, ләкин бу вакыйга булмады. Шушыныӊ сәбәбе буларак меңләгән Йәһвә Шаһитләре, ышанычларын югалтып, бу диннәрен ташлады. Шул көннән соң алар чакыру эшен бер ничә елларга туктатып торырга мәҗбүр булдылар.

Киңәшләр

Әгәр дә сез Йәһвә Шаһитләре белән очрашсагыз, дин өлкәсендә белемегез зур булмаса бәхәскә кермәгез, аларны өйләрегезгә кертә күрмәгез. Бу турыда үзегезнеӊ полиция участок инспекторына яисә турыдан-туры эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

Китапчыклары

Йәһвә Шаһитләре бик актив рәвештә яхшы кәгазьдә эшләнгән, төсле, игътибарны җәлеп итәрлек төрле китапчыклар тараталар. Алар татар теленә дә тәрҗемә ителгәннәр.хәтта кайбер китапчыкларының тышлыгына Коръәндәге "Фатиха" сүрәсен дә бастырганнар. Шулардан кайбер үрнәкләр тәкъдим итәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250