Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сакланган китап

Коръән – могҗизаларның иң зурысы булып тора. Ул мәңгегә могҗиза булып калачак, аны үзгәртергә, матурлыгы буенча аңа охшаш китап язарга беркемнең дә көченнән килмәячәк.

Аның бер кеше дә каршы сүз әйтә алмый торган бер могҗизасы бар. Ул – хәзерге көнгә кадәр саклануы.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) 1400 ел элек – җиденче гасырда яшәде. Дөньяның төрле почмакларында бер-берсен күрмәгән мөселманнар гасырлар буе бу Китапны күчереп язып бардылар, әмма бу хәл аның кеше хатасы сәбәпле үзгәрүенә яки төрле илләрдә төрле Коръән нөсхәләре килеп чыгуга китермәде. Бу бик гаҗәп хәлдер.

Пәйгамбәребезнең үз язучылары булды. Аңа Аллаһтан хәбәр килү белән, ул үзенең язучыларының берәрсен чакыра, алар язып алгач, Пәйгамбәребез бу хәбәрне халыкка җиткерә. Язучылардан тыш бик күп сәхабәләр Коръәнне ятлап, яза белгәннәре язып баралар. Аллаһ Коръән турында әйтә: “Без Коръәнне ятлау өчен җиңел кылдык...” (“Камәр”:17). Аллаһның сүзен саклау өчен Пәйгамбәребез үзенең сәхабәләренә, Коръәнне ятлауның савабын аңлатып, кызыктыра. Хәзерге вакытта меңләгән мөселманнар Коръәнне яттан беләләр, алар инде безнең Татарстаныбызда да бар. Мөселман илләрендә 7-10 яшьлек балаларның Коръәнне ятлап чыгулары гадәти хәл булып санала. Дөньядагы бөтен Коръәнне яндырып бетерсәләр дә, бу Китап юкка чыкмас, чөнки ул күңелләрдә саклана.

 

Рубриканы Марат Сәйфетдинов алып бара

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев