Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Салавыч Сәрдегәне авылы мәчете (фото)

Һәр авылның нуры, күңел балкышы ул мәчетләребез

1996 елда, Харис Галимуллин рәислек иткән чорда, Салавыч Сәрдегәне авылында салына башлаган мәчетне яңа рәис Рамил Нотфуллин җиренә җиткереп башкарып чыга.

Ирек хәзрәт инде әллә ничә еллардан бирле авылга мәчет кирәк дип җан атып йөри, хәтта үзенең бәрәңге бакчасын да бирә (бу изгелеге аңа игелек булып кайта, хәзер күршедәге буш биләмәне хуҗалары аңа тапшырырга җыена).

Авылның стростасы Илдар әфәнде (мәрхүм инде, искә алуыбыз рухын шат кылсын) белән изге ният чынга аша. Мәчеткә ремонт кирәк дип йөри башлауга ук булышучылар күп була, әти-әнисе әлеге авыл кешеләре булган район башлыгы Рамил Нотфуллин иң беренчеләрдән булып, хәләл акчаларын кызганмый зур суммада ярдәм күрсәтә.

Булышучылар күп була, күләмле ярдәмнәр белән яңабаштан мәчеткә өстәмә нигез эшләнеп, тышкы яктан кирпеч белән әйләндереп алына. Түбә өр-яңадан алыштырыла, тәрәзәләр яңартыла, идәннәр җылытыла, келәмнәр җәелә, түшәмнәр бизәлә. Өстәмә янкорма салына, тәһарәтнамә эшләнә. Стеналар эчтән гипсокартон белән тышланып, буялып куела. Газны да яңа баштан диярлек кертәләр. Хәзрәт утыра торган мөмбәр дә яңа, чапанны да яңаны бүләк итәләр. Мөселман бәйрәмнәрен зурлап үткәргәндә куллану өчен газ плитәсе алына. Авыш манараны да үзгәртәләр, уртагарак куялар.

— Кемнәрнең генә көче кермәде бу мәчеткә,— ди авылның һәм дә мәчетнең имамы Ирек хәзрәт Әхмәдуллин. — Авыл халкыннан башлап, күренекле эшмәкәрләр, зур-зур җитәкчеләргә кадәр ярдәм итте. «Татарстан» җәмгыяте, аның җитәкчесе Айнур Нотфуллинның ярдәмен күп күрдек, авыл егетләре барып эшләп йөргән Биектаудагы төзелеш оешмасы җитәкчесе дә түбә ябарга җитәрлек күләмдә калай белән булышты, Вятка Аланында савыт-сабалар ясый торган предприятие хуҗасыннан да зур суммада акчалата ярдәм булды, шушы җирлек егете Раушан Насыйбуллин кран бирде, сайгаклар китерде, Наил Гыйләҗев төзелеш комына кинәндерде, күрше җирлек егете Радик Хәмидуллин электр уты кертте, Рафил Шәфигуллин, Габделнур Хөсәенов, Рифат Закиров авылның күренекле шәхесе Дамир Салихов, һәм башкалар, һәм башкалар ярдәм күрсәтте. Бик күп алар, әле минем исемне әйтмә, дигәннәре күпме...

Төзелештә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Шулай ук Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов ремонтның башыннан ахырына кадәр яныбыздан китмәде. Аллаһының рәхмәтләре булсын, игелек күреп яшәсеннәр, Раббыбызның яраткан бәндәләреннән булсыннар.

Ирек хәзрәт мәчеткә янәшә генә яши, хәләл җефете Сәрия, дүрт бала үстергәннәр: өч малай, берсе кыз — Айгөл авылда кияүдә, Айнур Казанда машина йөртүче булып эшли, Илназ «Татарстан» җәмгыятендә шофер, төпчекләре Мөхәммәт Норма һөнәр лицеенда укый, җәмгыятькә тәҗрибә тупларга кайта, быел исә без аны җәмгыять басуларында бәрәңге алу комбайнында күрдек.

Авылга керешли үк мәчет манарасы күзгә ташлана. Һәр авылның нуры, күңел балкышы ул мәчетләребез. Ачык ишекләре ябылмасын, мәчеткә йөрүчеләр күп булсын. Салавыч Сәрдегәне мәчетенә намаз укырга, дога кыларга, вәгазьләнергә көн саен җидешәр кеше җыелабыз, ди хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет