Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Савыттан агып төшкән соңгы тамчы...

Вәгазьче мөнбәре

Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, барыбыз да бу дөньядан китәчәк. «Мөэминнәр» сүрәсенең 99 һәм 100 нче аятендә: «Динсезләрнең берсенә үлем килсә, ий Раббым, мине дөньяга кире кайтар, шаять мин кылмый куйган изге гамәлләрне кылырмын», – диелә. Әмма Аллаһы Тәгалә аңа: «Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең. Кыямәткә хәтле сине барзах хәле көтә», – ди. Барзахи тормыш дөнья белән ахирәт арасында була, ул аларны аерып торучы бер пәрдә-киртә. Ана карынындагы балага 120 көн булгач, Аллаһы Тәгалә аңа бер фәрештәне җибәреп, җан кертә. Кеше бу дөньяда яши һәм гомере беткәч, җаны чыга. Җан ул – мәңгелек. Үлем сәгате җиткәч, кеше үлем фәрештәсен күрер. Әгәр ул иманлы кеше булса, фәрештә аңа ак йөзле булып күренә. Үлем фәрештәсе артында берничә фәрештә хуш исле ак кәфенлек тотып торырлар. Иманлы бәндәнең җаны җиңел һәм тиз алына. Аны савыттан агып төшкән соңгы тамчы белән чагыштырып булыр иде. Су тамчысы ничек төшә, кешенең дә җаны тәненнән шулай аерыла. Аны фәрештәләр, кәфенгә төреп, күккә алып менеп китәләр. Әлеге җан өчен күктә ишекләр ачык булыр. Җиденче катына менеп җиткәч, Раббыбыз аның кемнеке булуын сораячак. Фәрештәләр исемен әйткәч, аны изге китапка языгыз, дияр. Шуннан җан чыккан җиренә кире кайтарыла һәм күмгәнчегә кадәр тәне өстендә була.

Имансыз кешенең җаны исә юеш сарык йонына ябышкан тигәнәк шикелле булыр, ди. Аны ничек итеп йолкып алалар, тәннән җан да шулай аерылачак. Ул кеше үлем фәрештәсен кара йөзле, куркыныч кыяфәттә күрер. Артындагы фәрештәләр дә кара кәфенлек тотып торыр. Күккә менгерелгәч, аның өчен ишекләр ябык була. Аллаһның әмере белән, җан хәерсезләр исемлегенә язып куела һәм аны җиргә бәреп диярлек төшерәләр. Мәетне кабергә иңдергәч, барзахи тормыш башлана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең, мәет артыннан өч әйбер барыр, икесе кайтып китәр, берсе калыр, дигән сүзе бар. Аның белән туганнары, байлыгы һәм гамәле барыр. Туганнары белән байлыгы кире кайтып китә, ә гамәле кала. Шул гамәлләренә карап, ул җавап та тотачак. Бу вакытта мәетнең җаны тәнгә кире кайта. Фәрештәләр аңа өч сорау бирә: «Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди?» Мөэмин: «Раббым – Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, Пәйгамбәрем – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәлайһиссәллам, динем – ислам», – дип әйтер. Имансыз кеше әйтә алмас, мин кеше нәрсә әйтте, шуны әйттем, аларга гына ияреп йөрдем, белмим, дияр. Хәдисләрдә, шуннан соң фәрештәләр аны авыр чүкечләр белән кыйнарлар, диелә. Әгәр шул чүкеч белән тауга суксаң, ул тузанга әйләнер иде. Мәет шулхәтле каты кычкырыр, аның тавышын, җеннәр белән кешеләрдән башка, бөтен җан ияләре ишетер. Зират тирәсендә хайваннарның ул тавышларны ишетеп куркып куюлары турында сөйләүчеләр бар. Пәйгамбәрләр, балигълык яшенә җитми үлгән сабый балалар, Аллаһ юлында корбан булган шәһитләр, эч авыруыннан үлгәннәр, «Тәбарәк» сүрәсен укучылар, җомга көнендә яки төнендә үлгән кешеләр кабер газабына дучар ителми. Тик монда шуны дөрес аңларга кирәк: имансыз кеше җомга көнне үлеп китсә, бу – кабер газабыннан имин булды дигән сүз түгел. Кабер газабыннан котылу ул – Аллаһының иманлы кешеләргә биргән бүләге.

Иманлы кешегә кабердә чакта ук җәннәт ишекләре ачыла һәм ул, кайчан кыямәт көне җитәр икән, шунда керер идем, дип өметләнеп ята. Имансызы, кыямәт көне булмасын иде, кабердә генә ятар идем, дип ята ди. Риваятьләрдә сөйләнелгәнчә, мөэмин-нәрнең җаннары җәннәттә кош булып очып йөри, начар бәндәләрнеке җир астында газапта ятачак. Төгәл урыннарын әйтә алмыйбыз, чөнки барзахи тормыш ул безнең өчен яшерен галәм. Коръәндә, хәдисләрдә аның турында аз язылган.

Еш кына без мәеткә кабер газабыннан котылырга ярдәм итә алабызмы, дип сорыйлар. Әлбәттә. Балаларының догалары, биргән сәдакалары, Коръән укып багышлаулар аларның хәлен җиңеләйтә. Үзебез дә һәрдаим, Аллаһы Тәгаләдән кабер газабыннан саклауны сорап, дога укырга тиешбез. Пәйгамбәребез дә намазның азагында шулай дия торган булган.

 

Равил хәзрәт Бикбаев,

якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәгазьче мөнбәре