Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сәҗдә кылучы тау

Ул тау гаҗәеп дәрәҗәдә сәҗдәгә киткән кешегә охшаган.

Табигатьтә могҗизалар шактый. Аллаһы Тәгалә: «Үләннәр һәм агачлар Аллаһыга сәҗдә кылалар» (6 аять), – дип әйтә. Агачлар нык гәүдәле булганлыктан, ничек сәҗдә кылалар икән дип уйлаучыларга Аллаһы Тәгалә «Умарта кортлары» сүрәсенең 48 аятендә: «Аллаһы бар иткән һәрнәрсәгә карап гыйбрәтләр алсагызчы, ул нәрсәләрнең уңыннан да, сулыннан да күләгәләре йөрер, вә түбәнчелек белән Аллаһыга баш иеп, Аңа итәгать итәрләр», – дип җавап бирә. Ягъни агачлар үзләренең күләгәләре белән Аллаһыга сәҗдә кыла алалар икән.

Судандагы Хәйя шәһәре янындагы тау фотосы социаль челтәрдәгеләрне гаҗәпкә калдыра.  Ул тау гаҗәеп дәрәҗәдә сәҗдәгә киткән кешегә охшаган. Тагын да гаҗәбе әлеге «сәҗдә» кәгъбәтуллага – бөтен дөнья мөселманнары юнәлеп намаз укый торган тарафка төбәлгән...

Фото: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: могҗиза