Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сәдака акчаларын урлый башлаганнар. Кайда?

Берничә-ел элек мондый хәлләр безнеӊ Балтач районында да күзәтелгән иде.

Балтач үзәге һәм берничә авыл мәчетләрендә сәдака салыр өчен куелган тартмаларга бурлар кул сузды. Полиция хезмәткәрләре бу каракны кулыннан тоттылар һәм ул тиешле җәзасын алды.

Ә менә хәзер Арчада һәм авылларда мәчет янындагы ящиклардан сәдака акчаларын урлый башлаганнар.

Ватсаптагы Көнбатыш мәчете төркемендә шундый хәбәрләр барлыкка килде. Шул мәчет хуҗалары чаң суга башлды. Бактың исә, якын-тирә авылларда да шул хәл икән.

Станция, Айван, Мөндеш, Шушмабаш, Сарай-Чокырчада да шундый хәл күзәтелгән. Аңыгызга килегез, җәмәгать. Анда андрий казнасы бар дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Сәдака акчасын урлап кына баеп булмый. Ә менә бик зур гөнаһ җыясыз, дип хәбәр итә arskmedia.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын...