Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сәдака бирү изге гамәл

Менә тиздән мәчетлэребездә бөек Рамазан ае тәмамланганын белдереп, гает намазлары укылыр. Шушы изге айны уразаларыбызны тотып, кем булдыра алмый - изге эшләр эшләп, начарларыннан тыелып, гәйбәтләрдән арынып, намазларыбызны калдырмый үткәрдек. Шәригатебездә тиеш булган иӊ изге гамәлләребезнеӊ берсе - сәдака биру бар.

Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгалә болай дигән:
«Үзегезгә үлем килгәнче, Без сезгә биргән нәрсәләрне башкалар белән дә бүлешегез. Саранланып сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә түбәндәге сүзләр белән ялварыр: «Раббым! Миӊа тагын бераз гына булса да гомер бирсәӊ иде! Ул гомерем буе мин кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдакә бирер идем», - дип әйтер.
Сәдака, мөмкинлегеӊ булса, даими башкарылырга тиеш гамәлдер. Гает алдыннан сәдакә биру тәртибе турында сораулар күп бирелә, шул турыда кыскача җиткерәбез:
Фитр садакасы ул мохтаҗларга, ятимнәргә гаеткә кадәр бирелергә тиеш. Авыр хәлдәгеләр өчен бу сәдакане мәчеттә аерым атап та җыярга мөмкиннәр. Бу очракта, җирлектәге сәдака тиешле кешеләр ачыкланып, аларга азык-төлек җыелмасы яисә акчалата да тапшырылырга мөмкин.
2015 елда фитр садакасы күләме кешенең хәленә карап билгеләнде: һәр кешедән 100 сум, зәкәт түләүчеләргә 500 сум.
Фидия садакасы: 200 сум.
Зәкәт нисабы: 170 000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250