Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сәдака малны киметәме?

Аллаһы Тәгалә, чыннан да, сәдака биргән кешегә тагын да күбрәк мал бирә ала...

Динне мантыйкка гына бәйләп караган кешеләр Пәйгамбәребезнең: «Сәдака кешенең малын киметми дип ант итәм», – дигән сүзләренә бик шикләнеп карыйлар. «Әгәр дә миндә ун сум акча булып, биш сумын сәдака итеп бирсәм, миндә биш кенә сум кала», – дип исбатларга тырышалар. Әмма бу беренче карашка һәм ахирәт тормышына игътибар итмәгәндә генә шулай.

Беренчедән, Аллаһы Тәгалә, чыннан да, сәдака биргән кешегә тагын да күбрәк мал бирә ала. Ул аңа мал бирүнең яңа ысулларын ача ала. Икенчедән, берәр сәүдәгәр зәкят өләшеп чыкса, ярлылар шул кешегә әйбер сатып алырга киләчәкләр бит. Өченчедән, Аллаһы Тәгалә биргән сәдакаларның әҗерен ахирәттә бу кеше өчен запас итеп җыя ала.

Икесендә дә хәер дә, зыян да бар

Бер кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә  болай дип әйтә: «Минем колларым арасында мал биргәч, бозыла торган кешеләр бар. Шулай ук минем колларым арасында малларын алсаң, бозыла торган кешеләр бар». Аллаһы Тәгалә үзе барлыкка китергән мәхлүкъ турында күбрәк белә. Шуңа күрә Ул кешегә бар нәрсәне дә тиешле дәрәҗәдә генә бирә. Ул – Әл-Хәким. Чыннан да, кешегә мал керсә, ул ялгыш тәкәбберләнә башларга, начар якка үзгәрә башларга мөмкин. «Авырлыкка чыдап була, рәхәтлеккә чыдап булмый», – дип юкка гына һәм урынсызга әйтмиләрдер. Ә бу үз чиратында кешенең иманына да йогынты ясый ала. Шулай ук бай кешеләрдән Аллаһы Тәгалә аларның байлыкларын алса, аларның моңа әзер булмаулары бар; алар да үзгәреп, Аллаһ каршында булган гыйбадәтләрен ташлаулары бар. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Алар арасында: «Әгәр Аллаһы Үзенең фазылыннан безгә (күп мал) бирсә, әлбәттә, сәдака (вә зәкят) бирербез һәм, һичшиксез, игелек ияләреннән булачакбыз», – дип Аллаһыга вәгъдә бирүчеләр бар. Ләкин Ул аларга Үз фазылыннан (байлык) биргәч, алар (сүзләрендә тормыйча) саранландылар (һәм Аллаһының хакын бирмәделәр), Аллаһының әмерен кире каккан хәлдә йөз чөерделәр» («Тәүбә», 9:75-76).

«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам сәдака