Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сез беләсезме? Бу – кызык һәм файдалы

Пәйгамбәребезнең йокысы һәм кешеләр белән аралашуы

Йокысы аз булып, күбрәк кичнең өчтән бер өлешен йоклый иде. Түшәк вә мендәре тиредән булып, эче хөрмә мунчаласы белән тутырылган иде. Икегә бөкләп җәеп ята торган бер паласы бар иде. Бер көн шуны дүрткә бөкләп җәйгәннәр иде. Иртәгесен: “Моннан соң алай дүрткә бөкләмәгез, мине гыйбадәттән калдырды”, – дип, әүвәлгечә икегә генә бөкләргә кушуы риваять ителә. Күп вакыт түшәк вә мендәрләрне дә тикшереп тормый, камыш паласка, хәтта коры җиргә дә ята торган иде.

Мәҗлестә гаять хуш, кешегә ачык йөз, сүзе тәмле иде. Мәҗлесендә юк-бар сүзләр сөйләнми, килешсез эшләр эшләнми, аның алдында кычкырышу вә низаглашулар булмый, килешсез кычкырып көленми, елмаю гына була иде.

Сүзе гаять ачык вә салмак булып, сүзләрне санап бару мөмкин була иде. Кешеләр белән аралашуы гаять гүзәл, кешене ялыктырмый, өркетми, үзенә җәлеп кыла иде. Кешенең сүзен бүлми, утырдашы үзе торып китмичә тормый, күрешкән кеше кулын алмый торып, кулын алмый иде. Юк-бар сүз сөйләми, һичнәрсәне яманламый, көлке нәрсәләрдән көлә, фәкать кычкырып көлми иде.

Кешегә үзе башлап сәлам бирергә тырыша, башлап кул суза иде. Килгән кунакны хөрмәт итә, күп вакыт аңа киемен җәя, үзе утыра торган палас вә мендәрен тәкъдим итә иде. Бирүне гаять ярата, халыкны бирергә кызыктыра иде. “Бирүче кул алучы кулдан хәерлерәк”, – дип әйтә иде.

“Рамазан” ислам календаре, 2017 ел.

Уйланыйк әле, бу дәрәҗәдә камиллеккә ирешә алмасак та, безнең һәрберебез моңа омтыла алыр иде. Юкса, боларда үтәп булмастай бер нәрсә дә юк.

 

Баш мөхәррир фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев