Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Сез иң элек кешелəргə ничек итеп өйрəтергə кирəк икəнлеген өйрəнегез, чөнки берəү дə үзен өйрəткəнне яратмый»

Калебеңдә ярату, иман булмаса...

Ислам динендə ике генə фарыз бар: берсе – Аллаһы Тәгаләне тану, икенчесе – гүзəл əхлак. Калган фарызлар гүзəл əхлак тəрбиялəү өчен бирелгəн. Аны үтəү мəҗбүри, үтəмəсəң, зур гөнаһлы буласың. Без намаз укыйбыз, ураза тотабыз, хаҗ кылабыз икəн, ул əхлагыбызда чагылыш табарга тиеш. Əгəр намаз укып та, телең белəн кешене рəнҗетсәң, син намаз укымыйсың, ә гимнастика гына ясыйсың булып чыга. Ə гүзəл əхлакны урнаштыру өчен Пəйгамбəребезгә (с.г.в.) Аллаһы Коръəн иңдергəн, аның аркылы безгə фарызларны җиткергəн. Без хәрамнан тыелырга, фарызларны, Пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәргә тиешбез.

Гүзәл әхлакның дүрт кагыйдәсе бар. Беренчесе – Аллаһы Тəгалəне һəм ул яраткан һәр нəрсəне ярату, аңа гына гыйбадəт кылу. Күңелендә ярату булмаган, ярата белмәгән кеше – бәхетсез. Без җир йөзендəге һəркемгə, һəр кешегə, һəр җан иясенə мəхəббəт күзе белəн карарга һəм аны яратырга тиеш. Без бер-беребезгә аз булса да уңайлык тудырырга, йомшак сүз әйтеп, күңелен юатырга үзебездә көч таба алмыйбыз. Ул аны тиеш, моны тиеш, тегене эшләмәгән, моны эшләмәгән дияргә тотынабыз. Каршы якны гаепләү үзеңнең булдыксызлыгыңны танудан качу ул. Бу юл белән гаиләне саклап та, бәхетле итеп тә булмый. Нинди генә очракта да матур киләчәк өчен тырышырга, көч куярга кирәк. Нәтиҗәгә ирешә алмасаң, тырышлыгыңны, яхшы ниятеңне Аллаһы Тәгалә бәяли, бу дөньяда булмаса, ахирәттә әҗерен бирә.

Икенче кагыйдә –зыян салмау. Ислам дине – начарлыкка яхшылык белән җавап бирергә өйрәтә торган дин. Начарлыкка шундый ук ният белән җавап кайтару – яна торган учакка утын өстәү, аны тагын да кызуырак итү белән бер. Без бер генə нəрсəгə дə зарар китерергə тиеш түгел. Мөхəммəд пәйгамбәр əйткəн: «Мөэмин шул: кешелəр аннан үзлəренең маллары һəм үзлəре хакында имин дип белерләр». Мөэмин, иман, иминлек – тамырдаш сүзлəр. «Теленə, диненə, тəн төсенə, миллəтенə карамастан, мөэминнəн бүтəн кешелəр иминлек табар», – диелгән хəдистə.

Өченче кагыйдə – шөкер итү. Без бүген шөкер итә белмибез. Канәгать булу хисе бик аз күләмдә. Əгəр дə моннан элегрәк булган тормышка карап, кайчан əйбəтрəк иде, дип сорасалар, һич икелəнмичə, бүген, дип җавап бирəчəкбез. Ə кайчан күбрəк зарлана башладык? Билгеле, барыбыз да бүген, дип əйтер. Авызыбыз өч кенə төрле эш эшли: я зарланабыз, я гайбəт сөйлибез, я ашыйбыз. Безгə зарланудан туктап, шөкер итәргә вакыт җитте.

Дүртенче кагыйдə – кирəкмəгəн җиргə кысылмау. Шулай дип әйтәм дә, вәгазь тыңлаучылар без кысылмыйбыз, ди. Малайга килен белән, кызга кияү белән ничек яшәргә икәнен өйрәтәсез бит, дим. «Әзрәк өйрәтәбез инде, әйткәлибез», – диләр. Бу кысылу була түгелме соң? Бергә булганнар, кавышканнар икән, торсыннар инде матур гына, шулай дип теләп кенә торыгыз. Хуҗа Баһаветдин хəзрəтлəре: «Сез иң элек кешелəргə ничек итеп өйрəтергə кирəк икəнлеген өйрəнегез, чөнки берəү дə үзен өйрəткəнне яратмый», – дигəн. Шулай итеп, ярдəм итəргə телисең икəн, рөхсəт сорап, җайлап кына ярдəм итəргə, ярдəмне дə акыл белəн эшлəргə кирəк.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев