Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сез ураза тотасызмы?⠀

Рамазан аенда 4 егет бер карт абзыйны, кеше бик йорми торган җирдә, ашап утырганын күреп алалар... Аптырап кала егетләр.. абзыйның башында түбәтәй, рамазан аенда ураза тотмыйча ашап утыра!⠀

- Абзый, син уразада түгел мени?- дип кызыксынып сорыйлар.⠀

- Уразада. Мин су эчеп һәм ашап кына алам, дип җавап бирә. ⠀ ⠀

Егетләр тагын да аптырап, көлеп куялар.⠀
- Ничек инде шулай? Уразада, ә үзегез ашап-эчеп утырасыз?⠀

Абзый җавап бирә:⠀
- Мин гәйбәт сөйләмим, кешеләргә югарыдан карамыйм, беркемнән көлмим, кеше тикшермим, Аллаһны зекер итәм, беркемгә дә авырлык китермим...тик ашказаным авырту сәбәпле ач торырга ярамый. Ә сез үзегез ураза тотасызмы соң?- дип үзләреннән сорап куя.

Егетләр абзыйның сүзләреннән соң баш иеп куялар...⠀
- Юк шул, без ач кына торабыз, дип җавап кайтаралар! ⠀

Дөрестән дә без ураза тотуны ашамыйча тору дип кенә кузалдына китерәбез? Ә бит хакыйкатьтә, ураза тотканда ашаудан гына тыелып тору түгел, начар сүзләрдән, начар гадәтләрдән дә тыелырга кирәк! Якыннарга карата булдыра алганча мәрхәмәтле булып, авыр хәлдә булганнарга ярдәм итергә тырышырга кирәк! Йә рәхмәтле Раббыбыз безнең кимчелекле гамәлләребезне кабул итсәң иде инде.. Уразабыз ач торудан гына китмәсә иде? Шушы Изге айда Раббыбызның аеруча Рәхимле һәм Рәхмәтле вакытында, Аның ризалыгын алырга насыйп итсен..барчабызга да?⠀

Альбина Фазлыева, Балтач

Догалы йорт

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ураза