Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Фарыз намазының соңгы утыруында мәчеткә кергән егет, җәмәгать намаз бетмичә, аерым басып, намазын укый башлады. Бу очракта аның гамәле дөресме? Әгәр дә ул ялгыш эшләсә, моны җайлап үзенә әйтергә ярыймы?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Җәмәгать намазы бара икән, имам сәлам биргәнгә кадәр, соңга калсак, без аңа оеп, укый башларга тиешбез. Имам сәлам әйткәннән соң, соңга калган кеше намазны үзе дәвам итеп, төгәлли. Бу очракта соңга калып, аерым намаз укый башлау хата һәм аны сабырлык белән, итагатьле итеп дөресләү кирәктер. Намаз уку һәрбер мөселман кешесенә фарыз һәм аның барлык нечкәлекләрен белү катгый сорала. Бу очракта, намазга кагылышлы сорауларга җавап табу өчен мәчетләребезгә йөрергә яисә мәдрәсәдә белемне ныгытырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев