Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

Үзләрен рәнҗеткән балаларына әти-әнисе ризалыкларын бирмичә үлсәләр, шул балалары хәерләр биреп тәүбә итсәләр, гафу ителәләрме?

– Аллаһның рәхмә-теннән бары шайтан гына өмет өзә, шуңа күрә Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзәргә кирәкми. Бу очракта Раббыбызның рәхмәте рәнҗетелгән кешеләрнең хөкеменә кайтып кала. Шул сәбәпле әти-әни исеменнән даими изгелекләр эшләү, сәдакалар бирү, шулай ук гомереңнең ахырына кадәр аларга күп дога-истигъфарлар кылу һәм үзеңнең тормышыңны Аллаһы Тәгалә кушканча алып бару, тәүфыйк-һидәять юлында булып, әти-әниеңнән үзләре исән вакытта аларның ризалыкларын ала алмавына үкенеп, һәрдаим тәүбә кылса, иншаллаһ, Аллаһның рәхмәте киң, бу адәмнең догалары кабул булыр, дип өмет итәргә була.

Җәйге вакытта, намаз уку вакытлары үзгәртелгәч, ястү намазына азан әйтелгәннән соң, укылмаган ахшам намазын ничек укырга? Каза намазы итеп башкарыргамы, әллә инде, көн яктылыгы бетмәгәнлектән, гадәти намаз итеп укып, соңыннан ястү намазын укыргамы?

– Бу очракта, ястү намазына азан әйтелгәнлектән, иң элек казага калган ахшам намазы укыла, ә аннан соң ястү намазлары башкарыла.

Кайбер вакытта мәчеттә намаз укыганда кемнеңдер телефоны шалтырый. Телефонны өзеп кую кирәкме, телефонны өзгән очракта, бу гамәл намазны бозмыймы?

– Намаз укыр алдыннан намазга комаучаулык китерә торган һәр нәрсәдән арынырга бурычлыбыз. Шуның өчен иң элек тәһарәттән, кием пакьлегеннән башлыйбыз. Игътибарны үзенә ала торган сурәт буламы, тавышмы, шул исәптән телефон да, болар намаз укыр өчен комачаулык итәргә тиеш түгелләр. Ялгышлык, хәтер булмау сәбәпле сүндерелмәгән телефон намаз укыган вакытта чылтыраса, бер кул белән басып, аны сүндерергә кирәк. Бу очракта намаз бозылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини сораулар