Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Дини белешмә

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Корбанлык сатып алганда сатулашырга ярыймы?

— Халыкта, корбанлык сатып алганда сатулашырга ярамый, дигән сүз йөри. Әмма шәригатьтә андый кагыйдә юк. Киресенчә, корбанлыкны сатып алганда, чиктән чыкмыйча сатулашу рөхсәт ителә. Чөнки корбанлык ала торган мал начар булырга тиеш түгел, ул тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Күп җирдә, бигрәк тә шәһәрләрдә корбанны өйдән чыкмый гына чалдырту хезмәтләре булдырылды. Картага акча күчерәсең дә синең өчен чалып та, эшкәртеп тә, хәтта таратып та бирәләр. Бу рәвешле чалдырылган корбан дөрес буламы?

— Әйе, бүгенге көндә шәһәрләрдә, шул исәптән Балтачта да корбанны өйдән чыкмый гына чалдырту мөмкинлеге бар. Әмма корбанлыкны үзебез чалып яисә чалдырып, үзебез таратсак, иң саваплысы шул була, Дөрестән дә, кешеләр хәзер моның җайлы юлын тапты. Корбан чалган өчен акча күчерәләр дә мәшәкатьләрдән котылылалар. Иншаллаһ, ул болай эшләгәндә дә кабул була. Әмма монда бит төп мәгънә — гаиләбезне берләштерү, Аллаһы Тәгаләгә якынаю, башкаларга ярдәм итү, туганлык җепләрен ныгыту. Шуңа күрә корбан чалуны үзең башкару, анда үзең катнашу, үзең тарату хәерлерәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап