Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Намаз алдыннан борыннан бераз кан китсә һәм киемгә тимәсә, бу очракта яңадан тәһарәт аласы буламы?

— Борыннан кан китсә, тәһарәт бозыла. Әгәр дә кан киемгә тия икән һәм аның күләме биш сум акчадан зур икән, бу очракта киемне алыштырырга кирәк. Намаз укыган вакытта борыннан кан китсә, бу намазны, тәһәрәт алып, яңадан укыйсы була.

— Нәфел намазы укыганда, ул бозылса, аны каза кылырга кирәк, дип ишеттем. Бу дөресме?

— Әйе, нәфел намазы укыганда, ул бозылса, аны кайтарып уку вәҗиб була. Асылда, нәфел намазын үзен уку ул сөннәт, ирекле гамәл булса да, әмма бер эш башланды икән, аны төгәлләп бетерү вәҗиб. Шул сәбәпле, нәфел намазмы, нәфел уразамы — нәфел гыйбадәтне төгәлләп бетерү тиештер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дини белешмә