Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән килгән сорау

Без һәрвакыт Аллаһ сакланганны саклармын дигән дип әйтәбез. Болай дип әйтү гөнаһ түгелме? Саклаучы да, бирүче дә бер Аллаһ бит.

Әлеге сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Аллаһы Тәгаләне сакла, Аллаһ сине саклар», ягъни Аллаһны күңелеңдә сакла, аның динен үтә дигән мәгънәдә. Әлеге хәдис халкыбыз арасында сакланганны саклармын дигән мәкаль буларак киң таралган. Бу гыйбарәдә төп мәгънә сәбәп кылу турында, ягъни кеше үзеннән торганны тулысынча, көченнән килгәнчә башкарырга бурычлы. Шуны үтәгәннән соң гына ул нәтиҗәсен Аллаһка тапшыра, Аллаһка тәвәккәл кыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев