Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән килгән сорауга җавап.

Тырнак кисү әдәбен аңлатыгыз әле. Аны мөселманнарга нинди көнне кисәргә ярый, кайчан ярамый?

Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы:

–Аллаһы Тәгалә кешенең шәхси гигиена кагыйдәләрен билгеләде, шуларның берсе тырнак кисү. Тырнакны озын итеп үстерү ул гадәтсезлек һәм әдәпсезлек булып санала. Шуның өчен ир-атларның да, хатын-кызларның да тырнаклары киселгән булуы зарур. Ә аны кайчан кисү дигәндә, җомга алдыннан кисү, җомга алдыннан госел коену кебек үк, хәерле гамәл. Башка вакытта кисүдә дә бернинди кимчелек юк.

Интернеттан намазга ниятләү күңелдән генә булырга тиеш, тел белән әйтсәң, гөнаһ була дип укыган идем. Бу чыннан да шулаймы?

Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:

–Ният – намазның, уразаның, зәкәтнең, хаҗның шарты булып тора. Ният нәрсә ул? – Шушы билгеле бер гамәлне кылырга күңелдән катгый карар кылу, ныклы теләк белгертү. Әйтик, әгәр кеше өйлә намазына басты, әмма аның күңелендә башка уйлар йөри икән, теле белән өйлә намазына ният әйтеп тә,  күңелендә бернәрсә дә уянмаса, аның намазының шарты үтәлмәгән була. Шуның өчен күңелдән катгый уйланып, бер тукталып, ныклап әйтү кирәк. Ә күңелне  тагын да ныгыту өчен безнең бабаларыбыздан, электән үк кергән тел белән ният итү бар. Тел белән әйтү ул – фәкать күңелдәге булган ниятне ныгытыр өчен кирәк. Димәк, күңелдән ниятләү һәм тел белән ныгытып кую күркәм гамәл.

Фото:https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев