Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Балаларның төшкән сөт тешләрен кая куярга, мәетне озатып калганда нәрсә дип әйтергә һәм башка сорауларга Рамил хәзрәт Бикбаевның аңлатмалары.

Балаларның сөт тешләрен, кителеп төшкән тешләрне кая куярга? Әбиләр бит безне аларны ташларга ярамый дип өйрәтте.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
–Кешенең төшкән теше булсынмы, коелган чәчеме яки кискән тырнагымы – болар барысы да  кеше тәненең өлешләре булгач, теләсә кайда ауналып йөрүе әйбәт күренеш түгел. Шунлыктан аларны теләсә кая ташламаска дигән сүз таралган, бу аларны каядыр ишек кырыена кыстырып кую, стена ярыгына салу дигән сүз түгел. Иң яхшысы: кешегә күренми, кеше алмый торган җиргә күмеп куярга киңәш ителә.

Мәет артыннан озатып калганда хуҗаларга бәхетебезне алып китмә, дип әйтергә кушалар. Бу ырым, гадәт кенәме? Дин буенча нәрсә дә булса әйтергә кирәкме?


Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы:
 –Бәхет һәм бәхетсезлек барысы да Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән тора. Бер әйбер дә, бер нәрсә дә, бер кеше дә бәхетне китерә һәм алып китә алмый. Ул – Аллаһы Тәгаләнең насыйбы. Шуңа күрә Пәйгамбәребез вакытында ук бигрәк тә хатын-кызларның, якыннары вафат булгач, тәкъдиргә риза булмавын күрсәтеп, кычкырып, чәчләрен йолкып елаулары динебездә тыелган. Сорауга килгәндә, гаиләгә ниндидер кайгы килүне ниндидер бәхет китүгә сәбәп дип әйтергә ярамый. Без Коръәндә язылгача: “Без – Аллаһныкы һәм аңа кире кайтачакбыз”, – дип әйтергә бурычлыбыз. Һәм менә шушы сүзләр белән төрле юрау-ырымнардан да сакланырбыз.

Башка диндәге таныш кешенең туганы, якыны вафат булганын ишеткәч, хәл белергә барабыз бит инде. Кайгы уртаклашу сүзе әйткәч, тагын ни дияргә? Урыны җәннәттә булсын дип әйтергә ярыймы?

Бу сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:
–Әлбәттә, кайгы килгән кешегә без, ул башка диндәме, үзебезнең диндәгеме, барып, иң элек сабырлык, ныклык телибез. Вафат булучы мөселман икән, аңа җеназа намазы укыйбыз, аннан соң Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерсен, хаталарын гафу кылсын дип, дога кылабыз.
 

Балаларыбыз яңа фатир сатып алды. Нигез корбаны чаласыбыз бар. Аның тәртипләре башка корбанлыктан аерыламы? Корбанны хәзер чалып, ашны соңрак үткәрергә ярыймы, чөнки әле генә аш итәргә мөмкинлек юк.
Рәсимә ханым.

Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатма бирә:
–Нигез корбаны дигән төшенчә элекке мәҗүсилектән калган бер гадәт. Шушы нигездә яшәгән җеннәр тормыш иткәндә комачаулык китермәсен дип, аларны тынычландыру өчен үтәлә торган йола. Аның ислам диненә бернинди катнашы да юк. Динебездә исә шөкер корбаны бар. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү корбаны. Аны яңа өйгә күчкәч кенә түгел, ел саен корбан гаетендә шушы нигездә чалырга тырышу бик күркәм гамәл. Әгәр инде кешенең мөмкинлеге бар икән, аңа ел саен корбан чалу фарыз, тиешле микъдарда малы булмаса, үзе үстергән малны корбан итеп чалып, гаиләсен туендыру да күркәм гамәл булып санала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап